Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матурлык тудыручы. Фоторепортаж

Квиллинг, канзаши, торцевание, курчак ясау, бәйләү, сәйлән белән чигү, рәсем ясау – боларның барысына да ничек җитешәдер Ландыш?! Әле бит ул гимназиядә укучыларга хезмәт дәресләрен дә укыта. 

– Кул эшләре белән шөгыльләнмәгән, аш-суга оста булмаган хатын-кыз юктыр хәзер. Интернет заманы бит. Һәр нәрсәне карап эшләргә була. Ялкауланмаска гына кирәк. Минзәлә педагогия көллиятендә укыганда кул эшләренә хирыслыгым барлыкка килде. Шуннан бирле тик торганым юк, – ди райондашыбыз. 
Ландыш – Сал. Мухан авылы кызы. Мәктәптә укыганда Рәмилә Кашапованың – бәйләү, Рәйсә Биккинина җитәкләгән чигү түгәрәкләренә йөреп, осталыгын чарлый. 
– Ландышыбыз кечкенәдән яратты кул эшләрен. Мин оекбаш бәйләгәндә, “мине дә өйрәт әле!” ди торган иде. Башта “күз” җыярга өйрәнде, аннары бизәкләп бәйләргә остарып китте. Шулай тиз эләктереп алып, үзе дә уйлап табып, әллә нинди “шедеврлар” тудырырга сәләтле ул, – ди әнисе Сания апа. 
Гаилә корып, улы Самат тугач Ландыш аңа киемнәрне үзе бәйләп кидертә. Солтановларның өен уңган хуҗабикәнең куллары тудырган матур картиналар, үзенчәлекле композицияләр, курчаклар бизи. Унҗиде ел гимназиядә хезмәт укытучысы булып эшләү дәверендә укучыларын да бәйләргә, тегәргә өйрәткән. 
– Бик күп кул эшләрен интернеттан карап өйрәндем. Укучылар белән дәрестә алъяпкычлар, төнге күлмәкләр, мендәр тышлыклары тегәбез. Оекбашлар, шарфлар бәйлибез. Үзем белгәннәрне укучыларым белән эшләргә, аларга хезмәт тәрбиясе бирергә тырышам. Күпчелек кул эшләрем укучылар белән берлектә ясалган. Балалар күбрәк квиллинг белән эшләүгә өстенлек бирә, – ди Ландыш. 
– Ландыш тудырган матурлык төрле исемнәр белән атала. Квиллинг, канзаши, торцевание – бу сүзләрнең ни аңлатуын белү түгел, әйтергә тел дә әйләнми. Шунысы бәхәссез: аның куллары тудырган матурлык күзләрне иркәли. Матурлык булган йорттан бәрәкәт һәм татулык китми, диләр. Бу, хактан да, шулай. Кызыбыз Назлыгөл дә әнисе үрнәгендә чәчәкләр ясарга, сәйлән белән беләзекләр эшләргә ярата, – ди тормыш иптәше Марат. 
Кул эше осталары квиллинг техникасы белән яхшы таныштыр. Әлеге катлаулы исем артында бик җиңел булмаган сәнгать төре ята дип уйлаучылар да күп. Ә чынлыкта бик гади икән. Интернет-кибетләрдән, үзебездәге сәүдә нокталарыннан квиллинг өчен әзер җыелмалар табарга була. Алар әзерлек дәрәҗәсе төрле булган осталарга исәпләнгән. Квиллинг техникасын Ландыш Солтанова бәйрәмнәр алдыннан открыткалар эшләгәндә куллана. Укучылар үз куллары белән әти-әниләренә оригиналь открыткалар бүләк итә. 
Укучыларының ыргак белән бәйләнгән шәл-яулыклары күпме әнинең иңнәрен җылыткандыр, чүлмәктәге “тулып-пешкән” кып-кызыл җиләкләре тәрәзә төпләрен ямьләп утырадыр. Ландыш кул эшләрен һәрбер хатын-кыз белергә тиеш дигән фикердә. 

Лилия Шәймиева. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев