Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матурлык аланы – тормышның дәвамы. ФОТОРЕПОРТАЖ

Лэнд-арт фестивале Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән талантлы рәссамнарны һәм дизайнерларны берләштерүне күздә тота. Фестивальдә Италия, Испания, Казахстан һәм Россия дизайнерлары катнашты.

Инде хәбәр итүебезчә, 2 июнь көнне Мөслимдәге “Кояшлы Ык” ял зонасында халыкара лэнд-арт фестивале старт алып, 8 июньгә кадәр дәвам итте. Дөньяның төрле илләреннән һәм Россия шәһәрләреннән килгән иң көчле унбиш команда 6 көн дәвамында лэнд-арт сәнгатенә үз идеяләрен тәкъдим итте. Фестивальнең ябылу тантанасында район башлыгы Рамил Муллин, ТР яшьләр белән эшләү һәм спорт министры урынбасары Ренат Садыйков, “Созвездие-Йолдызлык” сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, “Лэнд-сервис” җәмгыяте генераль директоры Людмила Костычева катнашты.

– Лэнд-арт фестивале Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән талантлы рәссамнарны һәм дизайнерларны берләштерүне күздә тота. Фестивальдә Италия, Испания, Казахстан һәм Россия дизайнерлары катнашты. Табигый материаллардан төзелгән арт-объектлар “Кояшлы Ык” ландшафтын органик рәвештә тулыландыра. Әлеге композицияләргә күпләр соклана бүген, – диде Новосибирск шәһәреннән килгән лэнд-арт фестивале директоры Вадим Казанский. 
Фестивальне оештыру белән янып-көеп йөргән район башлыгы Рамил Муллин үз чыгышында әлеге фестивальне үткәрүдә зур өлеш керткән һәркемгә – волонтерларга, укытучыларга, массакүләм мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясенә, “Мизгел” яшьләр үзәгенә рәхмәтен белдерде. 
– Лэнд-арт сәнгате – яңа юнәлеш. Экологияне саклау, рухи-әхлакый тәрбияне баету һәм табигатькә мәхәббәтне арттыруны максат итеп куйган проект, һичшиксез, әлеге сәнгать төрен популярлаштырмый калмас. Парк территориясен бизәгән күлләр, куе яшел массивлар янында арт-объектлар үзенчәлекле сәнгать әсәре булып тора, – диде Рамил Муллин. 
Дмитрий Туманов биредә киләчәк паркын күрүен әйтте. Проектта катнашкан Россия, Азия һәм Европа флористлары, дизайнерлары тудырган арт-объектлар янәшәсендә фотога төшүчеләр күп булды. Фестивальдә көч сынашкан командалар составында бу сәнгать төре белән инде күптән таныш булучылар, шундый ук чараны оештыручылар да бар иде. 
– Кайчагында без күргән нәрсәләр чынбарлыкка туры килеп бетмәскә, алдавыч та булырга мөмкин. Еш кына гомуми картинаны күрәбез дә, чынбарлыкның нечкәлекләрен күрми һәм тоймый калабыз. Барысы да ракурсны дөрес сайлауга бәйле, – диде “Тормышка караш” арт-объектын ясаган команда җитәкчеләре Наталья Солдатова белән Марина Смирнова. 
Новосибирск шәһәреннән килгән әлеге команда фестивальдә беренче урынны алды. Команда ясаган түгәрәк һәм шарчыкларны фестивальнең ябылу тантанасы алдыннан тере чәчәкләр белән бизәделәр. Гаҗәеп матур чыкты! 
Икенче урынга “Тормыш пазл кебек” композициясен тудырган Анастасия Чернигина белән Анна Васильева чыкты. Чита шәһәреннән килгән кызлар узган ел Себердә үткән II Бөтенроссия лэнд-арт фестивале җиңүчеләре дә әле. Тормыш, чыннан да, пазл кебек. Ул аерым детальләрдән төзелә. Гомер юлының һәрбер фрагментын берләштереп, кеше үз бәхетен үзе төзи түгелме? Уйланырлык та бит! 
“Метаморфоза” арт-объекты өченче урынга лаек булды. Заманча тормыш ритмы кешене бервакыт туйдыра. Һәм кеше табигатькә тартыла башлый. Эчке ресурсларын, рухи дөньясын баету өчен табигать белән берләшүгә омтылыш та көчәя. Тормыш фәлсәфәсен шул рәвешле күзаллаган Елена Иванова һәм Ольга Ушакованың (Екатеринбург) эше күпләрне сокландырды. 
Онлайн тавыш бирүдә Иркутск шәһәреннән килгән Елена Бусова белән Юлия Бугакованың “Без – бер суның төрле тамчылары” композициясе җиңү яулады. “Кешеләр төрле дин һәм милләттән булулары белән аерылып торсалар да, аларның барысы да 80 процент судан тора ич”, – диде Елена. Тамашачылар симпатиясе призына мөслимлеләр – Альберт Минһаҗев белән Фәиз Бикташев лаек булды. “Ностальгия” арт-объектына (астагы рәсемдә) гашыйк булучылар әлеге композициянең ничек ясалышы белән кызыксынды. Мөслимгә килгән кунакларның “Йолдызларга”, “Ак гөмбәләр”, “Агым”, “Уңай җил”, “Кит”, “Тарих тәгәрмәче”, “Дуслык ялкыны”, “Хыялыңа ышан” (рәсемдә), “Капма-каршылык гармониясе”, “Яз”, спорт мәктәбенең “Күкин балыгы” исемле арт-объектлары да уңай бәя алды. 
– Фестиваль аланына килеп керүгә үзеңне башка галәмдә кебек хис итәсең. Чисталык, матурлык хакимлек иткән аланда төрле буын вәкилләре өчен ял итү урыннары бар. Яктыртылу да югары дәрәҗәдә. Амфитеатр, учак аланы, балалар мәйданчыгы, шалашлары һәм учаклы “борынгы тукталыш” – һәммәсе аерым зәвык белән эшләнгән. Кил дә ял ит! Барысы да – халык өчен. Җитәкчелекнең шушындый киң масштаблы эш башкару өчен янып йөрүе сокландыра. Фестиваль кысаларында ясалган композицияләрне карап чыктык. Кайсын да булса аерып кына алып та булмый, һәрберсендә ниндидер әйтелмәгән сер ята кебек, – диде Ренат Садыйков. 
– Фестивальне оештыручыларга зур рәхмәт. Иң беренче көнне безгә фестиваль символикасы белән старт пакетлары тапшырдылар һәм волонтерлар белән таныштырдылар. Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң безне күңелле сюрприз көткәнен әле белми идек. Фестивальдә катнашучылар Ык буенда агачлар утыртты. Киләчәктә алар шушы фестиваль истәлеге булып торачак бит. Шушындый халыкара масштабта узган чарада катнашу һәм үзеңнең эзеңне калдыру – зур мәртәбә, – диде Новосибирск шәһәреннән килгән флорист Вера Чуклай. Ул, 2017 елда Себердә узган лэнд-арт фестивалендә катнашып, икенче урыны алган булган. Мөслимдә узган халыкара фестивальдә алар “Йолдызларга” композициясен ясады. 
Параллель галәм белән бербөтен булып, флористик кораллар – ботаклар һәм таяклар белән эш иткән кунаклардан истәлеккә калган композицияләр “Кояшлы Ык” ял зонасын бик озак бизәп торыр әле. Иҗади, дустанә һәм позитив атмосферада үзләре генә белгән телдә “Кеше һәм табигать” дигән китапның яңа битен ачкан фестивальдә катнашучылар: “Мөслимне сагынып яшәрбез”, дип китте. 

Лилия Шәймиева. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев