Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матур киләчәк өчен тавыш бирдек

18 ноябрь көнне бөтен республикада, шул исәптән Мөслим районында да үзара салым җыю буенча референдум үтте.

18 ноябрь көнне бөтен республикада, шул исәптән Мөслим районында да үзара салым җыю буенча референдум үтте. Райондашларыбыз, сайлау участокларына килеп, үзара салым җыюга карата фикерләрен белдерде. Тавыш бирү 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр барды.

 

– Бу көнне район үзәгендә – 5, авыл җирлекләрендә 25 участок сайлау комиссиясе эшләде. 170 комиссия члены үз вазыйфасын зур җаваплылык һәм төгәллек белән башкарды. Сайлаулар башлану вакытына район буенча 16 мең 293 сайлаучы теркәлгән иде. Референдумда 70 проценттан артык сайлаучы тавыш бирде. Тавыш бирү барышында комиссияләр эшчәнлегенә карата шикаятьләр яисә нинди дә булса хокук бозулар турында гаризалар кермәде, – ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Гайсина.

Участокларда тавыш бирү барышын “Чиста сайлаулар өчен” гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре дә күзәтте. Бу көнне күпчелек участокларда сайлаучыларга кайнар коймак һәм чәй тәкъдим ителде. Иртәнге сәгатьләрдә сайлаучылар артык актив булмаса да, төшкә таба алар күпләп килә башлады. Район башлыгы Рамил Муллин 1985 нче санлы Бакча сайлау участогында тавыш бирде.

– Җирлегебез өчен бик  мөһим вакыйга бүген. Сайлаучыларыбыз,  җаваплы чарада актив катнашып, җирлегебезнең киләчәге өчен дөрес карар кабул итәрләр, уңай тавыш бирерләр дигән ышанычта калабыз, – диде Рамил Муллин.

Бакча сайлау участогында район картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче 46 кеше дә тавыш бирде.

– Без яшь чакта Мөслим урамнарын ерып йөргесез иде, асфальт юл Кооператив урамында гына булды. Ә бүген Мөслим урамнарын танырлык та түгел. Һәркайда –  чисталык һәм төзеклек, күпме ял урыннары төзелде! Шушы матур эшләрне дәвам итүдә үзара салым акчасының тагын да файдасы тисен, дип тавыш бирдек, – ди Имаметдин Сәгыйтов.

Бу көнне Мөслимдәге үзәк мәйданда бәйрәм ярминкәсе дә үтте. Ярминкәдә 40ка якын сәүдә ноктасы эшләде. “Август-Мөслим”, “Туган як” агрофирмалары терлек ите, ашлык, печән һәм салам алып килгән иде. “Шиһапов”, “Бәширов”, “Хәмәдишин”, “Хөснуллин, “Габидуллина” фермер хуҗа-лыклары һәм шәхси эшмәкәр “Ибраһимова” сатып алучыларга терлек һәм каз ите, сөт ризыклары тәкъдим итте. Күрше районнардан килгән шәхси эшмәкәрләр балык, бал, казылык һәм сыр, камыр ризыклары һәм кием-салым сатты.

– Мондый ярминкәләрдә бик теләп катнашабыз. Райондашларыбыз сөт-эремчекне, корт һәм каймакны яратып ала. Яр Чаллыда узган ярминкәләрдә дә бик теләп катнашабыз. Хәзер инде үзебезнең сатып алучыларыбыз да бар, без килгәнне көтеп кенә торалар, – ди ярминкәгә сөт продуктлары алып килгән “Габидуллина” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәзинә Габидуллина.

Мөслимнән Радик Сабиров балык сатып алган.

– Тавыш бирүдән кайтышлый кагылдым ярминкәгә. Нефтекамскидан ук балык алып килгәннәр. Үзем яраткач, алдым әле. Балыклары бик әйбәт күренә, – ди ул.

Мөслимдә яшәүче Мәхмүт Вәлиев “Шиһапов” фермер хуҗалыгыннан ит сатып алган:

– Мондый ярминкәләр район үзәгендә яшәүчеләр өчен бик кирәк. Итен, ашлыгын алып калабыз. Ярминкәгә алып килгән итнең сыйфаты яхшы, бәясе дә берникадәр очсыз була. Бүген товар ассортименты аеруча бай, – ди ул.

Үзара салым җыю буенча референдумда катнашып, мөслимлеләр тагын яңа эшләргә старт бирде. 2019 елда да җирлегебездә төзү-төзекләндерү, яңарту эшләре алып барылачак. Ә максатларга ирешүдә бердәмлек, теләктәшлек һәм иң мөһиме – сәламәт булу кирәк.

 

Фәридә Гайнетдинова.

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев