Мөслим-информ

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бик матур кичә үтте

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы чаралары кысаларында Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бик матур кичә үтте.

Психолог Резеда Шаммасова хәзерге Татарстан территориясендә ислам үсеше тарихы, исламның кабул ителүе, мөселманнарның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында аңлатты. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар Коръән сүрәләрен укыды, Карамалы авылы "Борхан" мәчете имамы Сөләйман хәзрәт Хафизов мөнәҗәтләр әйтте, вәгазь сөйләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: