Мөслим-информ

Матур итеп яшик

Әгәр намаз укып, телең белән кешене рәнҗетәсең икән, син намаз укымыйча, гимнастика ясаган буласың. Дөньяда матур яшәү өчен әхлакның дүрт кагыйдәсен үтәүне Аллаһ үзенең пәйгамбәре (с.г.в.) аркылы безгә фарыз гамәл итеп җиткергән.

Беренче кагыйдә 
Гүзәл әхлак 
Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) әйткән: “Мин җир йөзенә гүзәл әхлак урнаштыру өчен килдем”. Ислам динендә ике фарыз бар. Берсе – Аллаһыны тану, икенчесе – гүзәл әхлак. Калган фарызлар гүзәл әхлак тәрбияләү өчен бирелгән, үтәү мәҗбүри, үтәмәсәң, зур гөнаһлы буласың. Без намаз укыйбыз, ураза тотабыз икән, ул безнең әхлагыбызда чагылыш табарга тиеш. Әгәр намаз укып, телең белән кешене рәнҗетәсең икән, син намаз укымыйча, гимнастика ясаган буласың. Дөньяда матур яшәү өчен әхлакның дүрт кагыйдәсен үтәүне Аллаһ үзенең пәйгамбәре (с.г.в.) аркылы безгә фарыз гамәл итеп җиткергән. 
Әхлакның беренче кагыйдәсе – Аллаһы Тәгаләне һәм ул барлыкка китергән барлык нәрсәне дә ярату. Аллаһка гына гыйбадәт кылу, беркемгә дә зыян салмау һәм беркемне дә рәнҗетмәү. Бу кагыйдәне үтәү өчен без Аллаһның барлыгына, берлегенә, дөньядагы барлык нигъмәтләрнең, җан ияләренең Аллаһ тарафыннан бирелүенә чын күңелебез белән инанырга тиеш. Бу иман дип атала. Иман – эчке халәт, ул кешенең күңелендә була. Кешенең иманлымы, түгелме икәнен бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Күңелендә иманы булган кеше генә чын күңелдән гыйбадәт кыла. Аллаһ биргән нигъмәтләргә шөкерана итә ала. Аллаһы Тәгаләнең бөек кодрәтенә ачык дәлилләр җитәрлек. Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтә: “Әгәр дә кеше, үзенең анасы карынында ясалуыннан соң, соңгы сулышына кадәр булган гомерен уйлап караса, иманга килүдән башка юл тапмас иде”. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әй бәндәләрем, мин сезне балчыктан яралттым, җаныгыз тәннән аерылгач, тәнегезне балчыкка кертәмен, кыямәт көне җиткәч балчыктан аерып алырбыз”. Моны Коръән дәлилләп күрсәтә. Кеше тәнендәге химик матдәләрнең җирдә дә булуы фән белән исбат ителгән, кеше бу матдәләрне тәнендә үзе җитештерә. Алар егерме төрдән артык. 
Икенче кагыйдә 
Без җир йөзендәге һәркемгә, һәр җан иясенә мәхәббәт белән карарга тиеш 
Кемдер ярамаган берәр нәрсә эшли икән, без шуннан гыйбрәт алырга, үзебезнең әхлагыбызны төзәтергә һәм шул кеше өчен: ”Я Раббым, бу бәндәңә тәүфыйк бир”, – дип, дога кылырга тиеш. Бер күренекле шәхес: “Әхлаксыз кешегә карап, әхлагымны төзәттем” дигән. Иманлы кеше шул: кешеләр аннан үзләре һәм үзләренең маллары белән бәйле рәвештә үзләрен кайгы-хәсрәттән имин диеп хис итәр. Теленә, диненә, тән төсенә, милләтенә карамастан, иманлы кешедән башка кешеләр иминлек табар. “Мөселман кеше шул: аның кулыннан да, теленнән дә башкалар сәламәт булыр” дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Мөселман Аллаһы Тәгаләнең бер мәхлүкатына да зыян салырга, бер нәрсәгә дә зарар китерергә тиеш түгел. Әйдәгез, яшәү рәвешен карыйк. Бер Аллаһ кешеләргә сәламәт хәлдә, җаннарын саклап, картаймыйча яшәсеннәр өчен нинди гүзәл табигать биргән, андагы нигъмәтне санап бетереп булмый. Ә без боларның кадерен беләбезме? Мисалга берничәсен генә карап үтик. Аллаһ безгә бәндәләрем ял итсеннәр һәм биргән нигъмәтләрем белән хозурлансыннар дип, сулыклар биргән. Ул суларда күпме кошлар, күпме балыклар, күпме су хайваннары яши! Аллаһның бер хәдисе бар: “Минем нигъмәтләрем барыгызга да җитәрлек – үзегезгә кирәгенчә алыгыз, исраф итмәгез, кеше өлешенә тимәгез, җәзам каты булыр”. 
Әйдәгез, үзебез “культуралы” ял иткәннән соң, шушы гүзәллеккә яңадан килеп карыйк. Нәрсә күрүебезне һәрберебез чамалый. Нигә кеше дигән исемгә тап төшерәбез? Артыбыздан чистартмыйбыз, ял итәргә вакыт җитә, җыештырырга вакыт калмый. Яки шушы сулыкларда үрчегән балыкларны тотып, ләззәт алучы балыкчылар, кармак белән тотса бер хәл. Ләкин бер генә балыкчының да, балык үзе кабудан туктамаса, миңа җитте дип, балык каптырудан туктаганы юктыр әле. Ә балык тотуның тыелган ысуллары белән шөгыльләнүчеләр күпме? Алар бүгенге белән яши, киләчәкне уйламый. Сулыкларда яши торган кошларны алыйк. Без барыбыз да кошларның җылы якка китүен моңсуланып озатып калабыз. Нинди гүзәл күренеш, аларның кире әйләнеп кайтуларына ничек сокланабыз. Шушы гүзәллекне саклый алабызмы? Юк шул. Аларга кемнеңдер мылтыгы төзәлә, хәтта аккошларны атучылар да булгалады. Болар бар да Аллаһ биргән нигъмәтләрнең кадерен белмәү, исраф итү, киләчәк буынның өлешенә керү була. 
Өченче кагыйдә 
Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкерана кылу 
Иң яхшы байлык – күңел байлыгы. Кешене кеше итүче, аны Аллаһка якын итүче вә ахирәттә күтәрүче бердәнбер фазыйләт – канәгатьлектер. Пәйгамбәребез (с.г.в.) иманның яртысы – сабырлык, яртысы шөкерана кылу, дигән. 
Аллаһның яраткан гүзәл дөньясында сау-сәламәт йөрү, Аның яраткан гүзәллекләрен күрү, чишмә чылтырауларын, кошлар сайрауларын ишетү нинди сөенеч?! Ә шул гүзәллекнең кадерен беләбезме, шөкерана кылабызмы? Әйе, без каядыр ашыгабыз, кабаланабыз, табигать матурлыгы белән хозурланырга, “Сөбханаллаһ” дияргә, бер-беребезгә кадер-хөрмәт күрсәтергә дә вакытыбыз калмый. Ә гомер озынмы, кыскамы? Әйе, гомер бик кыска, берәү дә яшәүдән туймый. Дөнья мәшәкатьләре белән гомернең узганын сизми дә калабыз. Артыбызга борылып карасак, поезд киткән, яшьлек үткән, кире кайту капкасы ябылган була. Аллаһ үзенең мөлкәтенең йөздән бер өлешен генә бу дөньяда безгә биргән, ә 99 өлешен ахирәткә калдырган. Ир белән хатын, әти-әни һәм балалар бергә яши торган вакыт тагын да кыскарак, шуңа күрә тагын да кадерлерәк булырга тиеш. Бергә яшәгән һәр минутны, Аллаһтан олы нигъмәт диеп белеп, матур итеп гомер кичерик. Аерылганга кадәр – бергә булуның, авырганга кадәр сәламәтлекнең кадерен белеп, шөкерана кылып яшәсәк иде.

Дүртенче кагыйдә 
Кирәкмәгән җиргә кысылмау 
Халкыбызда ат дагалаганда бака ботын кыстырмый, дигән бик матур мәкаль бар. Кешегә ярдәм итәсең, киңәш бирәсең, кемне дә булса өйрәтәсең килсә, бу гамәлне акылыңны эшкә җигеп, аның рөхсәте белән генә башкарырга кирәк. Галимнәр әйтә: “Сез иң элек кешеләргә ничек итеп өйрәтергә икәнен өйрәнегез.Чөнки берәү дә үзен өйрәткәнне яратмый”. Ярдәм итәргә телисең икән, рөхсәт сорап, җайлап кына акыл белән эшләргә кирәк. Бер-берсен яратучы, кайгыртучы, ярдәмләшүче ир белән хатын-кызның ихласлык һәм сабырлыкка нигезләнгән үзара тормыш итүләре – җанга тынычлык, йөрәккә ял бирә. Исламда гаилә хуҗасы – ир, хатын исә ярдәмче һәм киңәшче. Нинди генә җитәкче урыннарда эшләсә дә, хатын-кыз гаиләдә ярдәмче булып кала. Шушы кагыйдәне аңламау, белмәү нәтиҗәсендә гаиләләр таркала. “Ир – баш, хатын – муен” дигән әйтем бар. Шушы әйтемне үтәгәндә генә гаилә тыныч, тату яши. Хатын-кыз иренә юк-бар киңәшләр биреп, аны борчымаска, өйрәтүләрдән сакланырга тиеш. Ир-ат гаиләдә хуҗа буларак, шушы ышанычны аклау өчен, үзен лаеклы тотарга тиеш. Акыллы булу бай булудан өстен: байлык – бетә, акыл – кала. 
Материал Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев язмаларын файдаланып әзерләнде. 
Рафаил Шыгаепов, 
Метрәй авылы имам-хатыйбы.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: