Матур ханым ирләр күзен сөендерә, ямьсез ханым – хатын-кызларныкын (афоризм булырдай фикерләр)
Сүз ачкыч кебек. Аның белән теләсә кемнең йөрәген ачып һәм теләсә кемнең авызын ябып була. * * * Акчасы күп кешеләрне полиция йә саклый, йә тапмый. * * * Барысын да дөрес эшләү әле барысы да яхшы булачак дигән сүз түгел. * * * Сөйгәнең фәрештә булсын дисәң, аны җәннәттә...
Сүз ачкыч кебек. Аның белән теләсә кемнең йөрәген ачып һәм теләсә кемнең авызын ябып була. * * * Акчасы күп кешеләрне полиция йә саклый, йә тапмый. * * * Барысын да дөрес эшләү әле барысы да яхшы булачак дигән сүз түгел. * * * Сөйгәнең фәрештә булсын дисәң, аны җәннәттә яшәт. * * * Тормыш максаты - максатны тормыш итү. * * * Дини карашлары аркасында аерылыштылар. Ул хатынының фәрештә икәнлегенә ышанырга теләмәде. * * * Өйләнү өчен ике кеше зарур: ялгыз кыз һәм хәстәрлекле ана. * * * Бармак күккә күрсәткәндә, ахмак бармакка карый. * * * Интернет барлыкка килгәнче, кайберәүләр үз сүзе өчен ипи шүрлегенә өлеш ала иде. * * * Матур ханым ирләр күзен сөендерә, ямьсез ханым - хатын-кызларныкын
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев