Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

МАТУР БУЛУ ӨЧЕН КЫЧЫТКАН ЯФРАГЫ ҺӘМ САБАГЫННАН МАСКАЛАР

Кычытканнан чәчләргә файдалы маскалар ясарга була. Ул чәч коелганын бетерә, чәч очларын тукландыра, кавыктан котылырга ярдәм итә. Шулай ук кычыткан яфракларыннан бит өчен маскалар һәм лосьоннар әзерләргә була.

Кычытканнан чәчләргә витаминлы маска

 

Кирәкле ингредиентлар: 

 

  • 5 кычыткан сабагы,
  • 1 аш кашыгы бал,
  • зәйтүн мае.

Кычыткан сабагын һәм яфракларын яхшылап юып, вак итеп турарга һәм бал белән бутарга кирәк. Әлеге массаны чәч төпләренә сылыйбыз. Өстеннән полиэтилен пакет һәм сөлге белән урыйбыз. Чәчтә 30 минут тотабыз. Аннан чәчне шампунь белән юабыз. Соңыннан кычыткан төнәтмәсе белән чайкыйбыз.

 

Коры һәм нормаль бит тиресе өчен кычытканнан маска

Яхшылап юылган кычыткан яфракларын блендерда әйләндерәбез. Бер аш кашыгы вакланган кычыткан яфракларын бер йомырка сарысы һәм бер аш кашыгы җылы сөт белән бутыйбыз. Әлеге массаны алдан чистартылган биткә сылыйбыз. 15 минут кычыткан маскасы белән ятып торабыз. Ахырдан битне салкынча су белән юабыз.

Майлы бит тиресе өчен маска

Бер аш кашыгы вакланган кычыткан яфрагын бер йомырка агы белән бутыйбыз. Әлеге массага 5 тамчы лимон согы өстибез. Биткә 15 минутка сылыйбыз. Аннан битне җылымса су белән юабыз.

Кычытканнан биткә лосьон әзерлибез

Ике аш кашыгы вакланган кычыткан өстенә бер стакан яңа гына кайнап чыккан су салабыз. Өстен каплап, 2-3 сәгать төнәтәбез. Аннан төнәтмәне сөзеп, лосьон урынына иртә-кич кулланабыз.

 

Кычытканнан маскаларны ел дәвамында ясарга да була. Моның өчен май аенда аны киптерергә һәм караңгы урында сакларга кирәк.

МАТЕРИАЛ: http://intertat.tatar/copayjavap/matur-bulu-chen-kychytkan-yafragy-m-sabagynnan-maskalar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев