Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матбугат үзәге "Бәйрәм бизәкләре" конкурсын игълан итә

Узган елның декабрь аенда Мөслим матбугат үзәге "Бәйрәм бизәкләре" конкурсын игълан иткән иде. Шәхси йортларын Яңа ел бәйрәменә бизәгән райондашларыбыз быел да бәйгедә катнашып, спонсорларыбызның бүләкләрен ота алачак.

"Бәйрәм бизәкләре" конкурсының төп шарты: үзегезнең яисә күршегезнең бизәлгән йорты турында Мөслим матбугат үзәгенә язмача яисә телефон аша хәбәр итәргә кирәк. Нәтиҗәдә, бизәлгән йортлар Мөслим телевидениесе чыгарылышларында күрсәтелеп, 13 гыйнвар Искечә Яңа ел көнне нәтиҗә ясалачак. Хәбәрләшү өчен телефон: 2-55-00, 2-50-05. Конкурста катнашырга теләүчеләр 25 декабрьгә кадәр хәбәр итәргә тиеш була.

Рәсемдә конкурсның узган елны җиңүчеләре: Күбәк авылында яшәүче Камаловлар гаиләсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев