Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матбугат үзәге бүләк уйнатты (ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ)

Матбугат үзәге 2017 нче елның беренче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына язылучылар арасында бүләк уйнатты. Лотерея уенында "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына 1 декабрьгә кадәр язылучыларның квитанцияләре катнашты.

Район электр элемтәсе узелы куйган блокнотлар белән ручкаларны Мөслимнән Гөлназ Гайнетдинова (Кооператив ур., 92), Олы Чакмактан Нуриев (Киров ур., 2) һәм Тойгелдедән Рафаэль Мостафин отты. Компаниянең фирма логотибы төшкән сумкасы Иске Вәрәштән Бәһиҗә Баһауовага чыкты. Мөслимнән Гүзәлия Сәрвәрова (З. Басырова ур., 11) бәхетенә - Тат. Бүләр авылыннан Әнвәр абый Сәрвәровның шифалы балы, Рәйхана Мөхәммәтовага (Икенче ур., 7) кәрәзе эләкте. Шәмсия Җиһангированың дискларына Мөслимнән Вәлиева (Авзалов ур., 34), Габидуллина (Комсомол ур., 6), Хәбибулллина (Өченче ур., 18), Югары Табыннан Фәһим Кашапов, Лиза Николаева (адресы күрсәтелмәгән) һәм Тегермәнлектән Фәндәлия Салихова лаек булды. З. Сабирова - намазлык, Мөслимнән (Колхоз ур., 30) Л. Хәйретдинова - табак, Тат. Шураннан Ф. Идиятуллина - шәмаил, Мөслимнән (Бакча ур., 74) Хәлиуллин ваза отты. Мәлләтамактан Әскать Сөнгатуллин һәм Мөслимнән (Колхоз ур., 70/2-11) Т. Алчина - поднос, Мәлләтамактан (Кооператив ур., 66) Рәсилә Абдуллина, Ташлыярдан Кәшип Шәйхетдинов, Үрәзмәттән Ильмира Хыялиева ... "Маҗара" китапларына лаек булды. Тойгелдедән Мидхәт Ганиев, Катмыштан Римма Заһидуллина - май савытлары, Мөслимнән Шәмсетдинова (Первомайская ур., 31) һәм Үрәзмәттән Зинфира Исламова салат савытлары белән бүләкләнә. Бокаллар җыелмасы Мөслимнән Тәнзилә Дәүләтшинага (Кооператив ур., 164-11), "Нептун" бассейнына йөрү өчен бер айлык сертификат Мөслимнән Бәхтиевага (Колхоз ур,. 4) тиде. Иске Чакмактан Н. Шәрифуллина - чынаяк, Яңа Усыдан Нәҗибә Васильева белән Иске Карамалыдан Әскәр Шәмсиәхмәтов кайнар савыт астына куелучы такта оттылар. Октябрь авылыннан Дамир Харисов һәм Метрәйдән Исрафил Димиев кәрзин-савытка лаек булды.

Приз отучыларның бүләкләрен Матбугат үзәгеннән килеп алуларын сорыйбыз. Бүләк алырга килгәндә үзегез белән паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ булу шарт.

Ә бүләк уйнатуда ярдәм иткән игелекле иганәчеләребез - эшмәкәрләр Нәҗибә Батыршина, Ирек Хәмәдишин, Марат Камалетдиновка, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Лилия Садриевага, район электр элемтәсе узелы җитәкчесе Марсель Әһлиевка, "Нептун" йөзү бассейны директоры Алмаз Дәүләтшинга, Матбугат үзәге белән даими элемтәдә торучы актив хәбәрчебез Әнвәр Сәрвәровка һәм Бәһиҗә Баһауовага рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына язылу дәвам итә. Үз чиратында район почта элемтәсе узелы да декабрь аеның беренче ункөнлегендә "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына язылучылар арасында бүләк уйнатачак. 1-10 декабрь көннәрендә район газетасына язылырга онытмагыз! Квитанция күчермәләрен Матбугат үзәгенә китерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X