Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклиләр

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен Россия матбугат көне белән котлады. Бу хакта парламентның матбугат хезмәте хәбәр итә. "Кадерле дуслар! 13 гыйнвар - Петр I указы белән ерак 1703 елда "Ведомости" газетасының беренче саны дөнья күргән дата илебез журналистикасы үсеше тарихына истәлекле көн булып...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен Россия матбугат көне белән котлады. Бу хакта парламентның матбугат хезмәте хәбәр итә. "Кадерле дуслар! 13 гыйнвар - Петр I указы белән ерак 1703 елда "Ведомости" газетасының беренче саны дөнья күргән дата илебез журналистикасы үсеше тарихына истәлекле көн булып кереп калды. Шушы вакыйга уңаеннан билгеләнеп үтелә торган Россия матбугат көне белән массакүләм мәгълүмат тармагында эшләүчеләрне, полиграфия һәм нәширлек хезмәткәрләрен чын күңелдән тәбрик итәм. Сез үзегезнең тырыш хезмәтегез белән күпмилләтле дәүләтебез гражданнарының иң мөһим конституциячел хокукларының берсен - мәгълүмат һәм сүз иреге хокукын тәэмин итәсез! Киң җәмәгатьчелектә абруй казанган һәм ышаныч яулаган республика массакүләм мәгълүмат чаралары бүген катлаулы шартларда эшли. Интернет-коммуникацияләрнең актив үсеше, төрле мәгълүмат ресурсларыннан, ә кайчакта, ялган хәбәрләрдән ирекле файдалану мөмкинлеге халыкта сыйфатлы журналистикага зур ихтыяҗ тудырды. Массакүләм мәгълүмат чараларының актив җаваплы позициясе, бәйсез һәм кыю публицистика илебездә демократияне ныгыту һәм җәмгыятьтә ышанычны арттыру өчен зарур шарт. Хәзерге вакытта журналист каләме булган вакыйгаларның хронологик язмасын алып бару белән генә чикләнмичә, җәмәгатьчелектә фикер тудырырга, гражданнарның әхлакый һәм рухи юнәлешләренә этәргеч бирергә, агарту һәм берләштерү ролен үтәргә тиеш. Хөрмәтле журналистлар, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләре, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм ияләре! Сезнең һөнәрегез югары шәхси һәм профессиональ сыйфатларны: намуслы, белемле булуны, мөстәкыйль фикерләү, вакыйгаларга тирән анализ ясый белүне, сүз кадерен белүне, эфирда яисә вакытлы матбугат битләрендә әйтелгән һәр сүз өчен социаль җаваплылык тоюны таләп итә. Җәмгыятьнең объектив мәгълүматлы булуы, журналист сүзенең яңарышка, кешелеклелеккә, гаделлеккә хезмәт итүе нәкъ менә сезнең белемегезгә һәм һөнәри осталыгыгызга бәйле. Кадерле дуслар! Бу бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да нәтиҗәле хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз, үз эшегезгә турылыклы булганыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Каләмегез үткен булсын! Яңа иҗади уңышлар, күтәренке рух, бәхет һәм исәнлек-саулык телим", - диелә Дәүләт Советы җитәкчесенең котлау мөрәҗәгатендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X