Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матбугат чаралары хезмәткәрләре Фәрит Мөхәммәтшинның бәйрәм котлавын кабул итте

ТР парламенты җитәкчесе кадрлар әзерләү мәсьәләсе үзен борчуын белдерде.

Журналистларны әзерләүне дәүләт контроле астына алырга кирәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген республика ММЧ мөхәррирләре белән очрашу вакытында шундый фикер җиткерде.

Журналистларны әзерләү мәсьәләсе үзен бик борчуын да билгеләп үтте ул.

"Элегрәк район газеталары глобаль темалар күтәрә иде. Хәзер исә "вакландылар". Эш нидә, дип сорагач, кадрлар җитми, диләр".

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, профессионал кадрлардан башка, үзешчәннәр белән генә, республикада масштаблы бурычлар үтәп булмый.

"Журналистиканың дәрәҗәсе төшәчәк, газеталар, тоныкланып калып, укучылары азаячак. Тапшырулар "соры"ланыр, аларны караучылар кимер. Шул чагында сез читтә калачаксыз", - диде ул.

"КФУда журналистлар әзерләү бара. Ул факультетка безгә җитди алынырга кирәк. Без бу эшкә керешербез. Журналистлар династияләре булдырырга кирәк. Әгәр гаиләдә журналистлар бар икән, балаларны да бу һөнәргә җәлеп итәргә кирәк. Журналистикада очраклы кешеләр булырга тиеш түгел", - дигән фикердә Фәрит Мөхәммәтшин.

Аңа җавап итеп, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов: "Журналистика факультетында хәзер бюджет урыннары бик аз. Шуңа да уку йорты җитәкчелеге безнең алда дәүләт заказын булдыру бурычы куя. Без укыячак кешеләр өчен түләргә тиеш булабыз", - диде.

"Белем бирүне коммерцияләштерәләр. Шул исәптән, федераль университетта да. Журналистлар әзерләүне дәүләт контроленә алырга кирәк. Бу - мөһим, дәүләт дәрәҗәсендәге эш", - дип нәтиҗә ясады парламент рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев