Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машинаңны тиеш урынга парковкала

Бәйрәм алды булуга карамастан, ЮХИДИ һәм янгын сүндерү часте хезмәткәрләре район башкарма комитетының юридик бүлеге белгечләре белән берлектә рейдлар оештыра.

Аның барышында машиналарын дөрес түгел урынга куйган райондашларыбызга карата административ беркетмәләр төзелә. 29 декабрь көнне район үзәгендә урнашкан күпфатирлы йорт ишегаллары тикшерелде. Нәтиҗәдә, янгын сүндерү часте машинасы үтә алмагана Кооператив урамының күпфатирлы йортлар ишегалдында бер машина тоткарланды. Машина хуҗасына карата ЮХИДИнең Мөслимдәге бүлеге һәм башкарма комитет юристлары тарафыннан штраф салынды. Рейдлар алда да дәвам итәчәк. Гади генә ялгыш гамәл өчен зур күләмдә акчалар сарыф итмәс өчен, автотранспортны махсус парковка урыннарына куярга киңәш итә рейдны уздыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама