Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машинада баланы караучысыз калдыруны тыярга уйлыйлар

Россиядә 14 яшькә кадәрге баласын машинада караучысыз калдырган әти-әниләрне 100 мең сумга кадәр штрафка тартмакчы яки 1 елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итмәкче булалар.

Россия Дәүләт Думасының бер депутаты шундый тәкъдим белән чыкты. Аның сүзләренә караганда, Административ хокук бозу кодексына 11.143 маддәсен ("Баланы транспорт чарасында калдыру") кертү кирәк. Канун проектында аңлатылганча, машинада ялгызы калган балага кислород җитмәскә, яисә ул салонда су булмаудан тилмерергә мөмкин. Россиядә машинада балаларны ялгыз калдыру аркасында бәхетсезлек очраклары аз булмады. Белгечләр фикеренчә, әлеге чараларны кертү, штраф 5 мең сумга кадәр булганда нәтиҗәлерәк, дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев