Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машинада баланы калдырган өчен 100 мең сумга кадәр штраф салачаклар

Россиядә 14 яшькә кадәрге баласын машинада караучысыз калдырган әти-әниләрне 100 мең сумга кадәр штрафка тартмакчы яки 1 елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итмәкче булалар. Россия Дәүләт Думасының бер депутаты шундый тәкъдим белән чыккан. Аның сүзләренә караганда, Административ хокук бозу кодексына 11.143 маддәсен ("Баланы транспорт чарасында калдыру") кертү кирәк.

Канун проектында аңлатылганча, машинада ялгызы калган балага һава җитмәскә, яисә ул салонда су булмаудан тилмерергә мөмкин. Россиядә машинада балаларны ялгыз калдыру аркасында бәхетсезлек очраклары булды инде.

Красноярскида 5 яшьлек малай тәрәзә күтәрткеч белән уйнап үлгән иде, ә Владимирда караучысыз калдырылган өч бала утырган машина янды. Белгечләр, әлеге чараларны кертү, штраф 5 мең сумга кадәр булганда нәтиҗәлерәк, дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X