Метеорологлар мәгълүматлары буенча, Татарстан территориясендә карлы яңгыр, урыны белән томан, җил көчәюе көтелә. Температура үзгәреп тору сәбәпле юлларда бозлавык булуы мөмкин.
Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә, кичектергесез булмаган очракта, торак пунктлардан ерак китүдән тыелып торырга чакыра. Моннан тыш юлларда юл-метеорология шартлары торышына карап, куркынычсызлыкны тәэмин итәрдәй тизлек саклау сорала. Шулай ук куркыныч маневрлар кылу киңәш ителми.
Реклама