Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина йөртүчеләргә томанда юлга чыкмаска киңәш ителә

Бүген кич һәм иртәгә республика юлларында күз күреме начарланырга мөмкин.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген кич һәм иртәгә Татарстанда күз күреме начарланырга мөмкин. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген кичке сәгать уннан соң һәм 24 октябрьдә кичке сәгать алтыга кадәр республикада урыны белән томан көтелә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, томан юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен җитди куркыныч тудыра. Автомобиль йөртүчеләргә ерак юлларга чыгудан тыелып торырга кирәк. Транспортның техник торышына аерым игътибар бирү зарур. Хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлек сайларга, кинәт күчешләрдән, тормозга басудан сакланырга, икенче хәрәкәт юлына чыгудан сак булырга кирәклеге искәртелә.

Җәяүлеләргә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булган кием кияргә, бары тик җәяүлеләр юлы буенча гына узарга һәм хәрәкәт итүче транспорт каршында юлдан йөгереп чыкмаска кирәк.

Актив ял итәргә яратучылар үзләре белән көйләнгән элемтә чаралары һәм навигация приборлары булдырырга тиеш.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/23/195791/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X