Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина йөртү таныклыгына чип куячаклар

Россиядә машина йөртү таныклыкларына шоферның электрон имзасы һәм биометрик мәгълүматлары урын алган чиплар куячаклар, дип яза "Вести КАМАЗа".

Бу хакта журналистларга Гознак башлыгы Аркадий Трачук хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, әлеге эш 2015 елда ук башланган. Бу - бюрократик процедураларны киметергә, шулай ук машина йөртү таныклыгын охшатып ясаудан сакларга мөмкинлек бирәчәк, дип саныйлар Гознакта. Әмма мондый «права»ларның кайчан бирелә башлаячагы әлегә билгеле түгел.
Шунысын да искәртик: Татарстан ЮХИДИ идарәсенең элеккеге башлыгы Рифкать Миңнеханов әле 2016 елда ук автомобильләрнең дәүләт номерларына да чиплар куярга тәкъдим иткән иде. Татарстанда эксперимент рәвешендә 1 мең берәмлеккә якын автобусны шундый чиплар белән җиһазландырдылар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X