Мөслим-информ

Машина йөртү таныклыгын алу катлауланды

1 сентябрьдән автомәктәп укучыларына «права»га имтихан тапшыру тәртибе үзгәрде. Теоретик өлештә элек ике хата китсә дә, сынау уңышлы тапшырылган дип санала иде. Хәзер исә җибәрелгән һәр хата өчен өстәмә биш сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Практик өлештә дә үзгәрешләр бар. Элек өч күнегү күрсәтергә кирәк булса, хәзер бишне эшли белергә...

1 сентябрьдән автомәктәп укучыларына «права»га имтихан тапшыру тәртибе үзгәрде. Теоретик өлештә элек ике хата китсә дә, сынау уңышлы тапшырылган дип санала иде. Хәзер исә җибәрелгән һәр хата өчен өстәмә биш сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Практик өлештә дә үзгәрешләр бар. Элек өч күнегү күрсәтергә кирәк булса, хәзер бишне эшли белергә тиешсең. - Имтиханның теоретик өлешендә элек тә, хәзер дә - 20 сорау, - ди ТР ЮХИДИ идарәсенең имтихан кабул итү бүлеге башлыгы урынбасары Рөстәм Сираҗиев. - Вакыты да шул ук - 20 минут. Элек ике хата җибәрү рөхсәт ителә иде. Өч хата ясасаң, имтиханны бирмәгән саналасың. Бүген дә ике хата җибәрергә ярый. Әмма алар төрле тематик блокта булырга тиеш. 20 сорау 4 тематик бүлектән тора. Мәсәлән, бер тематик төркемдә ике хата җибәргән укучы имтиханны бирми. Аңа кабат килүдән башка чара юк. Әгәр имтихан тапшыручы төрле бүлек сорауларына җавап биргәндә ике хата ясаса, аңа һәр ике бүлектән бишәр өстәмә сорау бирелә. Махсус мәйданчыкта практик өлешне тапшырганда да үзгәрешләр бар. Анда шулай ук күнегүләр өстәлгән. Элек вакыт ягыннан чикләүләр юк иде. Хәзер исә һәр күнегүне ике минут эчендә эшләп бетерергә кирәк. Автомәктәп укучысы алдан өч күнегү эшли белергә тиеш булса, хәзер алар - бишәү. Практик өлешкә 10 минут вакыт бирелә. Дөрес, бер күнегүдән икенчесенә күчү вакыты саналмый. Әмма имтихан тапшыручы әмер бирелгәннән соң 30 секунд эчендә эшкә керешмәсә, автомат рәвештә сынауны бирмәгән булып чыга. Өстәмә күнегүләр буларак чикләнгән пространствода хәрәкәт итү һәм «разворот» ясау кертелгән. Бу өлештә укучы «змейка», 90 градуска борылу һәм чикләнгән аралыкта «разворот» ясый белергә тиеш. Элеккеге таләпләрдән аермалы буларак, хәзер параллель парковкага керү генә түгел, аннан чыгу да исәпкә алына.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: