Реклама
29 июль көнне ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан Лада-Приора машинасы туктатылды. Руль артында утыручы күптән түгел генә исрек хәлдә машина белән идарә иткәне өчен машина йөртү таныклыгыннан 3 елга мәхрүм ителгән иде.
Законны бозганы өчен шофер янәдән җаваплылыкка тартылды. Аңа 30 мең сум күләмендә штраф яисә 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителү билгеләнәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз