Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң, таныклыкны тапшыру мәҗбүриме?

Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән шоферларның кайберләре машина йөртү таныклыгын ДАИ бүлегенә тапшырырга ашыкмый. "Суд карары чыкканнан соң, машина йөртүче таныклыгын өч көн эчендә яшәү урыны буенча ДАИ бүлегенә тапшырырга тиеш.

Машина йөртүне чикләү вакыты таныклыкны тапшырган көннән алып кына исәпләнә башлый", - ди Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов. Бүгенге көндә 12 райондашыбыз, суд карары чыгып, шактый вакыт үтүгә карамастан, машина йөртү таныклыгын һаман үзләрендә тота. Кабул ителгән яңа закон нигезендә, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән вакытның яртысы узгач (9 айдан соң), имтихан тапшырып була. Вакытында таныклыкларын ДАИ бүлекләренә тапшырмаганнарга бу мөмкинлек бирелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев