Мөслим-информ

"Март песие" фотоконкурсының икенче номерлы катнашучысы

Белгәнегезчә, Мөслим матбугат үзәге яңа бәйге игълан итте: "Март песиләре"! Бәйгегә песиегезнең кызыклы фотоларын (3-5 сурәт) җибәрергә кирәк. Иң кызыклы һәм иң күп тавыш җыйган фото авторларын бүләк көтә.

Икенче номерлы катнашучыбыз райондашыбыз Лилия Тахауованың песие. Бик тә үзенчәлекле кыяфәттәге әлеге нәни дустыбыз өчен тавыш бирергә онытмагыз.

Исегезгә төшерәбез,фотоларны 17 мартка кадәр muslimau@rambler.ru электрон адресына җибәрүегез кирәк. Бәйгегә нәтиҗә 21 мартта ясала. Бәйге шартлары буенча, җиңүченең бүләк алырга яраткан песие белән килү мәҗбүри.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: