Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мари халкының милли ризыгы

Мари халкының яраткан милли ризыгы коман менланы (катлы тәбикмәк), гадәттә, Уярня бәйрәменә пешерәләр. Аны Надежда ханым Изибаева әби-әнисеннән өйрәнеп калган рецепт нигезендә әзерли.

– Коман менланы төрле төбәктә төрлечә пешерәләр. Өч катлы итеп пешерү киң таралган. Мин үзем ике кат­лы итеп пешерәм. Камыр­ны кыстыбый камыры ке­бек ясыйм. Юклык елла­рында аны арыш, солы оныннан пешергәннәр. Мин беренче яки икен­че сорт бодай онын­нан әзерлим. Ярты литр җылымса суга он, тәменчә тоз, көпшәкләндергеч, 1 аш калагы үсемлек мае са­лып, төче камыр басам. Бер йомырка салырга да була, ләкин ул камырны катыра. Әзрәк майонез салучылар да бар. Камырны җәйгәннән соң, таба белән өй мичендә пешереп алабыз.

Икенче кат өчен әчкелтем катыкка бераз сөт, тәменчә тоз, 1 йомырка, ку­шабыз. Аннары манный яр­масы (карабодай, солы (гер­кулес), тары ярмасының берсен яки борчак оны алырга да була) салып, ях­шылап болгатабыз. Сөт өсте кебек масса килеп чыгар­га тиеш. Шул массаны ал­дан пешкән камыр өстенә җәеп, кабат мичкә куябыз. Өсте саргылт-кызыл төскә керә башлагач, мичтән ала­быз да өстенә эретелгән ак­май сибәбез. Сөт өсте яксаң да ярый.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев