Мөслим-информ

Мари халкы Күгечене каршы алды

Мари халкының Кугече бәйрәме - язгы календарь циклының төп бәйрәме. Ул пәнҗешәмбе көнне (Уярня (Масленица) бәйрәменнән соң җиде атна үткәч) билгеләп үтелә. Кугече - яз бәйрәме, җиргә - уңдырышлылык көче, хуҗалыкларга - муллык, гаиләләргә сәламәтлек иңү чоры. Бәйрәмгә дүрт көн кала өй-кер юабыз. Һәр җирдә чисталык һәм тәртип булдырабыз. Элеккеге...

Мари халкының Кугече бәйрәме - язгы календарь циклының төп бәйрәме. Ул пәнҗешәмбе көнне (Уярня (Масленица) бәйрәменнән соң җиде атна үткәч) билгеләп үтелә. Кугече - яз бәйрәме, җиргә - уңдырышлылык көче, хуҗалыкларга - муллык, гаиләләргә сәламәтлек иңү чоры. Бәйрәмгә дүрт көн кала өй-кер юабыз. Һәр җирдә чисталык һәм тәртип булдырабыз. Элеккеге чорларда мендәрләрне чигелгән яулыклар белән каплап, мич, телевизор, караватларга чигүле япмалар җәеп, өйләрне бизәдек, квас кайнаттык. Кугече көнне һәркем, кояш чыкканчы торып, мунча яккан, догалар укыган. Хәзер инде мунчаны чәршәмбе көнне кичтән үк ягабыз. Башка йолалар исә шул килеш сакланган. Кояш чыгу белән үлгәннәрне искә алу өчен табын корабыз. Эскәтер җәелгән урынга (ул журнал өстәле, карават яисә урындык та булырга мөмкин) үлгәннәр "кабып карарлык" ризык урнаштырабыз. Мәсәлән, аш, коймак, ипи, ит һәм башкалар. Кугече һәм Семык бәйрәмнәрендә искә алу өстәленә иң беренче пешкән 3 коймак, аерым пешкән 5, 7 яисә 9 йомырка, ярма ашы, ит куела. Так санда шәм әзерлиләр. Шәмне, бөтерелгән җитен бауны яисә бинтны эретелгән балавызга манчып, һәркем үзе ясый һәм бөртек сибелгән савытка урнаштыра. Шәмнәр Киямат-тора, Киямат-савуш, күптән түгел үлгән туганнар (исемләп) һәм башкалар хөрмәтенә куела. Искә алу өстәлендәге коймакны бүлеп алып, "шужо" дип әйтә-әйтә (үлгәннәргә барып җитсен өчен), мәрхүмнәрне искә алабыз. Шулай ук йола ризыклары (буялган йомырка, коймак-тәбикмәк, квас, тавык ите яисә тозлы каз итеннән ярма ашы) куелган өстәл дә әзерлибез. Кугече бәйрәмен елга агышы буенча иң югарыда урнашкан гаиләдә билгели башлыйлар. Әлеге гаиләнең бер кешесе, Сорта рад буенча үтеп, үзләренә бәйрәм ашына чакыра. Чакыруны кабул иткән, йолада катнашкан һәркем, үз чиратында, шулай ук кунак чакырырга тиеш. Шулай итеп, бәйрәм гаиләдән гаиләгә күчә. Чараның юнәлеше елга агымы буенча аска таба дәвам итәргә тиеш. Кунакларны өстәл артына утырткач, шәмнәрне яндыралар, үлгәннәрне искә төшерәләр. Аннан соң бәйрәм ашы башлана. Аш тәмамланып, шәмнәр янып беткәч, үлгәннәрне "озаталар". Моның өчен берничә хатын-кыз искә алу өстәленнән йомыркаларны ала (йумал муно сортлы) һәм урамга чыга. Урамда йомыркаларны әрчиләр һәм үлгәннәрне бу өйдән кунак кабул итүче икенче хуҗага символик рәвештә "озаталар". Хатын-кызлар йомыркаларны өйгә алып керәләр, суда чайкыйлар һәм буйга икегә яралар да, тоз сибеп, өстәлгә куялар. Шуннан соң алар тагын бер тапкыр ашап алырга тиеш. Йумал муно сортын балаларга ашарга ярамый. Бәйрәм барышында халык җырлары яңгырап тора. Шушыннан соң Кугече икенче йортта дәвам итә. Безнең авылда да бу көн өлкәннәрдән калган йола буенча зурлап билгеләп үтелә. Әнисә Изибаева, мари милли-мәдәни иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе. Мари Бүләр. Фото - Интернеттан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: