Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мари Бүләрдә "Әфганчы якташлар" призына ярышлар үтте

8 апрель көнне Мари Бүләр урта мәктәбендә "Әфганчы якташлар" призына укучы малайлар һәм кызлар командалары арасында волейбол ярышлары үтте. Ярышларда Минзәлә районының Калтак, Татар Мөшегесе урта мәктәпләре, Мөслим районының Тат Бүләр һәм Мари Бүләр урта мәктәпләре командалары катнашты. Иң элек ярышларда катнашучыларга әфганчы - якташлар турында презентация күрсәттеләр.

Мари Бүләр мәктәбе укытучылары Зинаида Мандиярова, Әнисә Изибаева, Мөслим районы Әфган сугышы һәм локаль сугыш ветераннарының "Сугышчан дуслык" җәмәгать оешмасы рәисе Данил Госманов чыгыш ясадылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар командалары арасында 4 урынга татар Мөшегесе, 3 урынга Тат Бүләр, 2 уынга Калтак урта мәктәбе командалары лаек булды. Мари Бүләр мәктәбе командасы 1 урынны яулады. Малайлар командалары арасында 1 урынны Татар Мөшегесе мәктәп командасы алса, 2 урынны Мари Бүләр мәктәбе командасы үзенеке итте. Җиңүче командаларга "Әфганчы якташлар" призының күчмә кубогы һәм мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев