Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мари Бүләр авылында мәктәп яны лагере эшли

Мари Бүләр урта мәктәбендә оештырылган көндезге мәктәп яны лагерына барысы 25 бала йөри. Лагерьны оештыручылар программа нигезендә көн саен төрле чаралар оештыралар. "Әкиятләр көне" һәм "Китап укучылар көне" авылда күптән түгел генә ачылган яңа клуб бинасында үткәрелгән.

Балалар табигатькә экскурсиягә дә чыгалар, саф һавада оештырылган уеннарда да теләп катнашалар. Лагерь ябылырга санаулы көннәр калып килә. Ял итүчеләр аны "Кече Сабантуй" бәйрәме белән тәмамларга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама