Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Моратов Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары булды

Билгеләнү турында указ 2017 елның 8 ноябрендә имзаланган.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Моратов Марат Яшәр улы 2017 елның 8 ноябреннән Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнгән, тиешле указ бүген имзаланган. Бу хакта "Татар-информ"га шәхси чыганакларыннан билгеле булды.

Марат Моратов тумышы белән Киров өлкәсеннән. 1993 елда ул Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.
1983-1985 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.
1986дан 1991 елга кадәр "Союзнефтепромхим" оешмасында оператор булып эшли.
1991дән 1998 елга кадәр "Казанский телеграф" газетасында коммерция мәсьәләләре буенча директор, "Фатум" ТООда директор, "Интерпромхим" фәнни-тикшеренү фирмасында директор була.
1998 дән 2003 елларда Түбән Кама шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы урынбасары, беренче урынбасары бклып эшли.
2003тән 2009 елларда - Татарстанның "Татмедиа" массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры.
2006 - 2009 елларда -Казан шәһәр Думасы депутаты.
2012 - 2013 елларда - Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары.
2013 елдан - "Вамин-Татарстан" оешмасы башкарма директоры.
2013 елның апреленнән - "Сөт иле" компаниясе генераль директоры.
Юридик фәннәр кандидаты.
"Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале (2005 ел), "Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алу уздырудагы хезмәтләре өчен" медале (2006ел), "Фидакарь хезмәт өчен" медале (2008 ел), "Ватан алдындагы хезмәтләр өчен" икенче дәрәҗә ордены (2010 ел), Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Өйләнгән, ике кызы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев