Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Хәсәнов: "Әнием белән мин – икебез бербөтен"

Бала рәхәте дигән хисне озак көтеп һәм зур кыенлыклар аша тату бәхетенә ирешкән Мәндүдә Хәсәнова бөтен барлыгын улы Маратка багышлаган.

Моннан 25 ел элек уллыкка алган сабыйлары инде тормышта үз урынын тапкан кеше дип әйтсәк тә, ялгышмабыз. Марат бүген район Башкарма комитетында система администраторы вазыйфаларын башкара.
- Бүгенге тормышым, гомумән, җир йөзендә яшәвем белән әниемә бурычлымын. Тугыз балалы гаиләдә үскән әнием абый-апалары белән әвәрә килеп үскәндә үзенең дә күп балалы ана буласын уйлап хыяллана. Балаларны бик нык яратса да, Ходай аңа үз баласын сөю бәхетен бирмәгән, - ди Марат.

Мәндүдә белән Ранас Хәсәновларның тату гаиләсен бала булмау гына тарката алмый. Ранас абый үсмер чорда ашлама тутырылган капчыклар өстендә йоклап киткән булган. Авыз-колагыннан кан киткән Ранасны ашыгыч рәвештә самолет белән Казанга озаталар. Башкала табиблары аны көч-хәл белән үлемнән алып калалар. Бер ай буе хастаханәдә дәваланып чыккан егетнең әти була алмаячагы шул вакытта ук билгеле була.

Үзләренең балалары булмагач, уллыкка бала алу теләге белән янып йөри башлый яшьләр. Ләкин алырга уйлаган балаларның берсе сифилис авырулы, икенчесе ДЦП диагнозлы була. Хәсәновлар авыру бала каравы ьижел булмас, дип уйлый ул вакытта. Ләкин язмыштан узмыш юк, диләр. Бу хак икән.
- Олы Чакмак авылында яши идек әле. Күршебез Роза Мөслимдә бала тудыру бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Сөйләштем моның белән, "Ярдәм ит зинһар, миңа бала кирәк!", дидем. Күршем "Берәрсе баласыннан баш тартса, шунда ук хәбәр итәрмен", - дип ышандырды. 1992 елның декабре иде… Сугым суеп йөрибез - телефон шалтырады. "Мәндүдә апа, сезгә дигән бала булды, унсигез яшьлек кыз балалсын калдырып чыкты. Әзер торыгыз! - диде Роза. Шатлыгымнан нишләргә белмәдем мин. Үз балам туганмыни!

Сабыйны кулларына алачак көнне уйлап, бер чемодан бала киемнәре әзерли, коляска сатып ала. Баланы өйгә алып кайтканчыга кадәр Мәндүдә апаның башында: "Әнисе, кире уйлап, баланы алып китмәсә генә ярар иде!" - дигән уй була.

Бала тудыру бүлегенә килеп кергәч, 1 килограмм 450 грамм авырлыктагы сабыйны күреп, шакката булачак әни. Вакытыннан алда туган нәнинең буе да кечкенә, башы да йодрык кадәрле генә, бармаклары шырпы нечкәлегендә була. "Берүк берәрсе тартып ала күрмәсен", - дип, 36 яшьлек Мәндүдә, сабыйны тиз генә юрганга төрә дә, авылга кайтып китә. Бу вакытта ул үзен карак, җинаять булган урыннан качучы кеше итеп хис итә. Аларның кайтканын өйдә каенатасы белән ике шәфкать туташы көтеп тора. Биләүне чишеп җибәрү белән өйдәгеләрнең йөләре агарып кала. "Бу баланы карап алдыңмы соң, Мәндүдә?! Шулкадәр зәгыйфь бит! Үлсә, нишләрсең?" - диләр. Каенатасы да килене өчен бик борчыла. Баладан баш тартырга "киңәш" бирүчеләр дә аз булмый. Ләкин ана баласын кысып кочаклый да: "Мин аны берәүгә дә бирмим. Песи баласы түгел бит ул ташлап калдырырга! Менә күрерсез, ул үсәчәк, әле минем төп терәгем булачак!" - ди. Хәлсез баланы карау җиңелләрдән бирелми. Төннәр буе аяк өстендә йөреп, пенициллин шешәсенә сыер сөте салып, пипетка ярдәмендә тамчылап сабыена эчертә. Үзенең тулы гәүдәсе бер ай эчендә ябыгып калса да, әни кеше кулларын салындырмый. Табиблар "Балага күкрәк сөте кирәк", дигәч, яңа гына бала тапкан авылдашының ишеген шакый Мәндүдә. Ләкин аны бусагадан да үткәрмиләр. Елап өенә кайткан хатынын ире тынычландыра. Алга таба да ул аңа терәк-таяныч булып яши. Уллары 6 айлык вакытта авырып хастаханәгә баргач, малайда ДЦП авыруы булуы ачыклана.

- Авыру бала алудан баш тарттык. Ходай Тәгалә, сынау итеп Маратыбызны бирде. Ләкин тамчы да үкенмәдем, - ди Мәндүдә апа.

- Әти-әнием миңа бөтен назларын биреп үстерделәр. Авыруым ачыклангач, әнием мине төрле массажларга йөрткән. 5 яшьтә, Тула шәһәренә алып барып, операция ясаттылар. Ике аягым бергә кушылып, көч белән генә аера торганга әйләнгәч тә, әнием миңа ышанычын, өметен югалтмады. Катып калган мускулларымны наркоз ярдәмендә 27 урыныннан кисеп җибәргәнен сөйләгәндә, әниемнең һаман да күзләренә яшь килә. Дүрт операция кичердем, берсендә наркоздан бик озак айныганмын. Әниемнең чиксез яратуы миңа һәрвакыт көч бирә, - ди Марат.

Беренче тапкыр аягына 6 яшьтә генә баса Марат. Аның өчен барысы да соңгарак калып килә. Балалар бакчасына 6 яшьтә барса, мәктәпкә 8 яшендә керә. Ләкин сәләтле, ушлы була. Әтисе дә аңа "Ленин башлары бар синдә" дип әйтә торган була. Егет, читтән торып, ТИСБИ тәмамлый, компьютерны биш бармагы кебек белгәч, программист белгечлеген үзләштерә. Маратның бүгенге уңышлары өчен әтисе әй куаныр иде дә соң...

- Тормышымда яхшы кешеләр дә, начарлары күп очрады. Ләкин ярдәм итүчеләр күбрәк булды. Улымны яшьтәшләре белән бергә авылыбызда укыту мөмкинлеге тудырган элеккеге район мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлшат Закировага, Олы Чакмак һәм Рус Шуган мәктәбе директорларына, укытучыларына, улымны эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәткән район башлыгына чиксез рәхмәтлемен, - ди Маратның әнисе.
Тормыш авырлыкларына бирешмичә, язмыш сынауларын горур уза алган, кечкенә генә төенчектән зур баһадир үстергән Мәндүдә апага сокланмыйча мөмкин түгел!
- Без әниебез белән бербөтенгә әйләндек. Ул - миңа, мин аңа кирәк. Ана һәм бала төшенчәсен күпләр аңлап бетерми. Сау-сәламәт балаларын караудан да авырыксынып торган әниләрне күргәч, "Ярый әле Ходай миңа әниемне биргән!" дип сөенәм. Озын гомерле, сәламәт булсын берүк! - ди Марат.
Әлеге сүзләрдән аның күзләренә яшь тула. Бу - бәхет, шатлык, рәхмәт яшьләре. Гомере буе баласы өчен борчылып яшәгән анага да, тәпи атлап киткән мизгелдән үзен иң бәхетле кеше итеп хис иткән балага да Ходай иң зур бүләк - мәрхәмәтле йөрәк биргән.
Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев