Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов: Үзеңнең ана телеңне матди ихтыяҗың белән бәйләп карарга ярамый

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры телебезне никадәр камил белсәк, ул шуның кадәр безне дәрәҗәле итәчәк дигән фикердә. (Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Әлбәттә, татар телен, ана телен укытырга кирәк, тик моның өчен бик тә кызыклы программалар кирәк - Татарстанның Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры телебезне никадәр камил белсәк, ул шуның кадәр безне дәрәҗәле итәчәк дигән фикердә.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Әлбәттә, татар телен, ана телен укытырга кирәк, тик моның өчен бик тә кызыклы программалар кирәк - Татарстанның Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә биргән әңгәмәдә шулай дип белдерде.

Татар телен саклап калу проблемасына карата үз фикерен белдереп, ул: "Бу һәрберебездән тора. Мин үзем районнарга, авылларга, хуҗалыкларга чыккач, татар авылларында русча сөйләшкәнем юк, татарча аңлашабыз. Хәтта сөйләшә торган аудиториядә татарлар күпчелек булса, анда да аралашуны татар телендә үткәрергә тырышам. Менә мин шулай эшләсәм, башкалар шулай эшләсә, йортта, гаиләдә балалар, оныклар белән татарча сөйләшергә тырышсак... менә шулай сакларгадыр дим", - диде.

"Минемчә, ниндидер закон белән генә көчләп тагып булмыйдыр, шул ук вакытта, әлбәттә, татар телен, ана телен укытырга кирәк дигән фикердә мин. Аның программасын бик нык камилләштерергә кирәкмиме икән? Бардыр ул искиткеч, үзенә тартып тора торган, көчле зәвыклы программалар, шуларны да табарга кирәктер дип тә уйлыйм әле мин. Татар телен кызыксынып өйрәнсеннәр өчен. Безнең татар теле искиткеч матур тел бит ул. Ана телеңне белү белән горурланырга кирәк! Нәрсәгә кирәк дип санау - ул ахмак кеше фикере. Үзеңнең ана телеңне матди ихтыяҗың белән генә бәйләп була мени?! Ә рухи ихтыяҗың синең бер тиенлек кенәме?! Шуңа күрә мин бу очракта ана телеңне камил белүгә омтылырга кирәк дип саныйм, аның белән бергә бит әле үзебезнең мәдәниятебезне дә тирәнрәк өйрәнәбез, шулай бит?! Үз телебезне никадәр камил белсәк, ул шуның кадәр безне дәрәҗәле, өстенлекле итәчәк", - дип билгеләп узды Марат Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X