Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов: "Республикада бөртекле культураларның 78 проценты җыеп алынган"

Хәзерге вакытта Татарстан игенчеләре 4,2 миллион тоннадан артык ашлык суктырган. (Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстанда бөртекле культураларны җыю эшенең 78 проценты тәмамланган, 1,2 миллион гектар кыр эшкәртелгән. Күрсәтелгән мәйданнардан республика игенчеләре 4,2 миллион тоннадан артык ашлык суктырган. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм...

Хәзерге вакытта Татарстан игенчеләре 4,2 миллион тоннадан артык ашлык суктырган.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстанда бөртекле культураларны җыю эшенең 78 проценты тәмамланган, 1,2 миллион гектар кыр эшкәртелгән. Күрсәтелгән мәйданнардан республика игенчеләре 4,2 миллион тоннадан артык ашлык суктырган. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Әхмәтов сүзләренчә, быел Татарстан кырларында бер гектардан алынган уртача уңыш, 22 процентка артып, 34,7 центнерга кадәр җиткән. Әмма начар һава торышы һәм еш яңгырлар яву сәбәпле, урып-җыю эшләрендә максималь җитештерүчәнлекне тәэмин итеп булмый. Шул ук вакытта гомуми ашлык күләме бүгенге көндә 4,2 миллион тонна, дип исәпләнә. "Күп кенә районнар һәм хуҗалыклар, августтагы уңайлы һава торышыннан файдаланып, югары нәтиҗәле эш барышын оештырды. Шуның аркасында бүген Зәй, Сарман, Нурлат, Чистай һәм Саба районнары югары күрсәткечкә ия", - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Шулай ук Әхмәтов хәбәр иткәнчә, хәзер бөртеклеләрне - якынча 340 мең гектардан, рапс культураларын 45 мең гектардан җыеп алырга кирәк. Ә сентябрь-октябрь айларында 210 мең гектар мәйданда утыртылган кукуруз һәм көнбагыш уңышын аласы бар.

Шул ук вакытта Татарстанның кайбер районнарында, Әхмәтов сүзләренә караганда, әле уңыш җыелмаган зур мәйданлы кырлар бар. Проблемалы зоналарга Бөгелмә, Тукай, Мөслим һәм Чистай районнары керә.

Чыгышының ахырында Марат Әхмәтов көзге культуралар мәсьәләсен кузгатты. Аның сүзләренә караганда, хәзер республика территориясендә бу сортлар 450 мең гектарда чәчелгән. Бу билгеләнгән планның 82 процентын тәшкил итә.

Әхмәтовның чыгышыннан соң Татарстан Президенты видеорежимда үткән киңәшмәдә үз күрсәтмәләрен бирде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, урып-җыю кампаниясен уңышлы тәмамлау өчен мөмкин булган барлык ресурсларны да эшкә җигәргә, читтән өстәмә көч җәлеп итәргә кирәк. "Көтеп утыру берни бирмәячәк. Ә хәл катлауланачак. Булган һәр мөмкинлектән файдаланырга һәм мөмкин кадәр оешкан төстә эш күрсәтергә кирәк",- дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев