Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов: Көнбагыш быел мул уңыш вәгъдә итә

Көнбагышны җыяр өчен уракка октябрьдә төшәчәкләр, дип яза Татар-информ. Көнбагыш уңышы быел мул булырга охшаган. Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә интервьюда шулай дип белдерде. Министр көнбагышның табышлы культураларга керүен билгеләп узды. Аның мәйданнары быел берникадәр арттырылып, 115 мең гектарга җиткерелгән. "Көнбагышның...

Көнбагышны җыяр өчен уракка октябрьдә төшәчәкләр, дип яза Татар-информ.

Көнбагыш уңышы быел мул булырга охшаган. Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә интервьюда шулай дип белдерде.

Министр көнбагышның табышлы культураларга керүен билгеләп узды. Аның мәйданнары быел берникадәр арттырылып, 115 мең гектарга җиткерелгән.

"Көнбагышның торышы да бик матур, ул быел мул уңыш вәгъдә итә. Күп хуҗалыклар орлыкны да чит илдән алган иде, сыйфатлы орлык ул. Кәрҗиннәре дә бик матур көнбагышның. Кайбер җирләрдә аны махсус препаратлар ярдәмендә киптерү белән шөгыльләнәләр. Кемнәрдер сентябрь азагында көнбагышны ала да башлар, әмма ләкин көнбагыш уңышы җыюның төп өлеше октябрьдә булачак", - диде Марат Әхмәтов.

Министр әйтүенчә, бөртеккә игелгән кукуруз да октябрьдә алыначак. "Аның өлгереше әле чәкәндә сөтчел хәлдә. Бөртеккә суктырып алырлык булып ныгысын өчен, кукурузга әле тагын бер 15-20 көн вакыт кирәк", - дип белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев