Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов: Бу форум 2016 елны тагын да уңышлырак итү өчен яхшы мәктәп булачак

17 - 19 февралендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы узды. АндаТатарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XVI съезды булды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану,...

17 - 19 февралендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы узды. АндаТатарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XVI съезды булды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстанның Фермерлар һәм крестьянхуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров катнашты.

Чарада безнең районнан кош-корт сую һәм эшкәртү "АгроЛидер" кооперативы директоры Ирек Хамадишин катнашты. Ирек Хамадишин "Иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы" конкурсы "Авыл хуҗалыгын кулланучылар кооперативын үстерүдә зур өлеш керткән" номинациясендә алтын медаль һәм диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X