Мөслим-информ

Марат Җәббаров: Татарстан кырларының уңышы мул булырга тиеш

Минераль ашламалар туплау темплары һәм авыл хуҗалыгы җирләреннән нәтиҗәле файдалану турында бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.

Минераль ашламалар  туплау  темплары һәм  авыл  хуҗалыгы  җирләреннән  нәтиҗәле  файдалану турында  бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  сөйләде.  

Барлык  муниципаль районнар    белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.  

Марат Җәббаров хәбәр итүенчә,  бүген  Татарстанның  гомуми  чәчүлек  җирләре  мәйданы    3 млн. 273 мең га тәшкил  итә.   Территориаль Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  белешмәләре  буенча,  чынлыкта  эшкәртелә  торган  чәчүлек  җире    100 мең гектарга  кимрәк. 

Җир өлешәләрен  бүлү җирди проблемага  әверелде.   Уннарча  гектар  чәчүлек  җире бүлеп биреп яисә гамәлдәге  фермер  хуҗалыкларын  бетереп,  кеше  ул  җирне эшкәртә һәм продукция  җитештерә,  ә аның  продукциясе  беркайда  да  исәпкә  алынмый.      Шундый  бүленгән  җирләр  2019 елда  50 гектарлап  булды.   «Процесс бик  тиз  бара  һәм  артып тора. Шундый  темплар  белән  барса,  без  якын  елларда  100 мең  гектарлап  җирне  югалтабыз,  шулай  итеп, тулаем рәсми  продукция дә  югала,   чынлыкта  исә  ул  булса да», - диде  министр. Шул  сәбәпле  кайбер  районнарда  чәчүлек  җирләре  шактый кимеде,  дип аңлатты  ул.  

Министр шуны  исәкртеп узды,  бөртекле  һәм кузаклы  культуралар  буенча  максатчан күрсәткеч, Россия  Авыл  хуҗалыгы министрлыгының 2020  елга   каралган  күрсәткечләре   буенча,     4,1 млн. тонна булырга  тиеш, ә  2025 елга – 5,4 млн. тонна. «Дәүләтнең шулай  җитештерүне  арттыру  юнәлешендәге  сәясәте  буенча  без чәчүлекнең  һәр дүртенче  гектарын парга  калдыра  алмыйбыз», - диде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы. 

Аның  әйтүенчә,  кайбер  районнарда  ел  чәчүлекнең  25%тан  артыгы  парга  калдырыла.    Бу  Югары Ослан, Алабуга, Зеленодольском, Әгерҗе, Лениногорск, Әлмәт, Питрәч,  Спас, Биектау, Менделеевск  районнарына  кагыла.   «Без  җирнең  уңдырышлылыгына һәм җитештерелә  торган продукциянең  сыйфатына зыян китермичә зур  уңыш алуга һәм шул  ук  вакытта    җитештерүдә   югары  нәтиҗәлелеккә  китерә  торган  технологияләр  күрсәтү  буенча  семинарларны  һәм  уку программаларын  күп оештырабыз», - диде  ул.

Министр билгеләп  үткәнчә,  чәчү кампаниясенә  зерләнгәндә, иң мөһиме,   минераль ашламалар  туплау.  Татарстан  Президенты  тарафыннан  шундый бурыч куелды: быелгы   уңыш   өчен  бер гектар  чәчүлеккә  кимендә  70 кг  ашлама  тупланырга  тиеш.  «Әлегә  тупланган  ашлама   70 мең тонна  тәшкил  итә,  бу  планның  өчтән бере генә  әле.   Тиешле  дәрәҗәгә ирешү  өчен  тагын  130 мең  тоннага  якын  кирәк», - дип  әйтте   Марат Җәббаров.

 Зәй, Сарман, Әтнә, Тәтеш, Саба  районнары  ашламалар  туплауга  бик  җитди карыйлар.    Әгерҗе, Кайбыч, Апас, Югары  Ослан, Яңа  Чишмә  районнарында  һәм башка районнарда  бу  эш сүлпәнрәк  бара.    

«Ашламалар  буенча  базарда тәкъдимнәр җитәрлек.  Бәяләр  әлегә ел  башындагычарак  тора.  Әмма бу  озакка бармас,  тиздән  бәяләр  күтәрелә  башлаячак.    Шулар  белән  беррәттән, биологик ашламалар,  шулай  ук микроэлементлар  куллануга  да  игътибарны  арттырырга  кирәк.    Алар гектарга артык  күп кулланылмый,  әмма  нәтиҗәсе  шактый  югары  була.       Агрономнар технологик  карталарны  эшләгәндә  моны  истә  тотарга  тиеш», - диде  министр, киңәшмәдә  катнашаучыларга  мөрәҗәгать итеп.  

«Җир кишәрлекләре  мәсьәләләрен  тәртипкә салырга  кирәк. Исәпкә  алынмый  торган,  эшкәртелми  торган  категориядәге  җирләр  бар.   Бу  категорияләрнең  һәркайсы  буенча  җентекләп  эшләргә кирәк.   Тәртип булырга  тиеш.  Шулай  ук  ашламалар     буенча  да  эшне  активлаштырырга  кирәк.    Язгы  чәчүгә  ике  айдан  аз  гына артык вакыт  калып  бара.   Ашламаларны  дөрес һәм белеп  куллану    игенчелектә  зур  әһәмияткә ия», - дип  ассызыклады  Рөстәм Миңнеханов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: