Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Җәббаров республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен Казанда 12 - 14 февральдә узачак агрокүргәзмәгә чакыра

Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  агрономнарны  һәм  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләрен  Агросәнәгать форумына  һәм ТатАгроЭкспо махсуслаштырылган  күргәзмәсенә  үз белемнәрен  яңарту  өчен  чакырды.  

7 февральдә    барлык  муниципаль районнар    белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне   Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.  

 «Күпләр,  12 -14 февральдә  Казан Экспо  агрокүргәзмәсенә  килеп,     үз  белемнәрен яңарта  алалар.     Бик күп экспонатлар  булачак.   Шулай ук    тематик түгәрәк  өстәлләр һәм   мастер – класслар үткәрү  планлаштырыла.     Бу  мәйданчык мөмкинлекләреннән  файдаланып  калуыгызны  сорыйм», - дип өндәде  Марат Җәббаров.

Кунакларга  бүген  үк,  сылтама буенча  теркәлеп,  электрон билет алырга  мөмкин.    Килүчеләргә күргәзмәгә  керү  ирекле (түләүсез).

ТатАгроЭкспо  махсуслаштырылган  күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык  өлкәләрен  үз эченә ала, болар:   авыл  хуҗалыгы  техникасы, җайланмалар һәм  запас частьләр, үсемлекләрне  яклау  чаралары  һәм    ашламалар, авыл  хуҗалыгы  культуралары  орлыклары, авыл  хуҗалыгы  продукциясен  эшкәртү,  төргәкләү һәм сортировкалау  өчен  җайланмалар   һәм башкалар.     Килүчеләр  өчен    фермер хуҗалыклары  продукциясе ярминкәсендә  сыйфатлы  натураль   товарлар  сатып алу  мөмкинлеге  дә  булачак.  

 Агросәнәгать форумы  кысаларында  эшлекле  программа чаралары  каралган.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллегиясе утырышын,  авыл  хуҗалыгы  тармаклары  буенча  тематик  түгәрәк  өстәлләр, игенчелекне һәм терлекчелекне  үстерүнең  мөһим мәсьәләләре  буенча   семинарлар һәм  мастер-класслар  уздыру   планлаштырыла.   Программа  белән  сылтама буенча  танышырга  мөмкин.  

Катнашу  мәсьәләләре һәм башка оештыру  аспектлары   буенча    чараның   координаторына  8-9178603562  телефоны  аша  мөрәҗәгать  итәргә мөмкин. 

 Мәгълүмати  партнерлык  һәм массакүләм мәгълүмат чараларын   аккредитацияләү мәсьәләләре  буенча    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Матбугат хезмәтенә      (843)221-76-21 телефоны  аша   мөрәҗәгать  итәргә мөмкин,  электрон почта  адресы: press-mshp@yandex.ru.

Уздыру  урыны  –   «Казан Экспо» халыкара  күргәзмә  үзәге, Лаеш  районы,  Олы  Кабан авылы, Выставочный (Күргәзмә) ур., 1 йорт (Халыкара  аэропорт).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев