Мөслим-информ

Маммография аппараты 4 хатын-кызда яман шеш авыруын ачыкларга ярдәм иткән

Диспанзеризация башланды. Өч елга бер үткәрелүче әлеге чарадан һәркем узарга, тиешле анализлар тапшырырга тиеш. "Авыруны вакытында ачыклау һәм дәвалау күпкә отышлы",- ди районның баш табибы Рамил Морзаханов.

Хатын-кызлар диспансеризация кысаларында маммография да узачак. Бу елны маммография аппараты поликлиника бинасы артында торачак. Узган ел 1156 хатын-кыз маммография узган булса, шуларның 154ендә үзгәрешләр булуы ачыкланган. 4 хатын-кызда онкологиягә шик туган, операция ясалган. Күкрәк бизләрендә үзгәрешләр булуы ачыкланган 154 райондашыбызга табиб-онкологлар чакыртылып, кабаттан тикшерү уздырылга, дәвалау курслары билгеләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: