Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Малларның паспортлары булачак

“Туган як” агрофирмасының Югары Табын авылындагы сөтчелек комплексында малларны чиплаштыруга керештеләр.

Комплекста 1002 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 400е – савым сыерлары, калганнары – таналар һәм бозаулар. Ел башыннан агрофирмада чиплаштыру башланды. Бүгенге көндә комплекста 22 бозау “яңа алкалар” такты.
– Чиплар агрофирмага республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан узган елның декабрендә 100 данәдә кайтты. Бозауларның колакларына “алкалар”ны ветеринария табиблары тага. Шулай ук бозауларның электрон паспортлары да ясалды. Мал турындагы бөтен мәгълүмат шушы чипта сакланачак. Бу – терлекне суеп, сатуга чыгаргач та, мал турындагы бөтен мәгълүмат сатып алучыга билгеле була, дигән сүз, – ди агрофирманың баш бухгалтер урынбасары Ләйсән Фәрхетдинова. 
Чиплаштыру, беренче чиратта, сатып алучы файдасына эшләнә. Базардан, сату нокталарыннан терлек ите сатып алган апа-абыйларга: “Апаем, ите әйбәтме? Кайсы яклардан алып килдегез? Мал авыру түгел идеме?” кебек сораулар биреп мәшәкатьләнәсе булмый. Чөнки чип халыкка бөтен мәгълүматны җиткерә: мал кайда туган, кайда чалынган, авырулары булганмы-юкмы, нинди прививкалар ясалган һ.б.
– Мөгезле эре терлекләрнең бердәм идентификациясе буенча закон 2021нче елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк. Әлеге законга бәйле системага кертелмәгән мал-туарны сатарга рөхсәт юк. Әлегә кадәр маллар турындагы мәгълүмат махсус журналга языла иде. Чип куелгач, бөтен мәгълүмат та шул чипка кертеләчәк, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
Электрон тамгалар тагуга хуҗалык җитәкчеләре дә уңай карый. “Вәлиев” крестьян-фермер хуҗалыгында 44 терлеккә чип куелган. Тойгелде авылыннан Мөдәрис, Рузалия, Гөлгенә һәм Руслан Кәлимуллиннарның 80 баш бозауларына чип тагылган. Айрат Корбыев, Алмарис Латыйпов хуҗалыкларында 25шәр малга “алка” кигезелгән. 
– Республиканың кайбер хуҗалыкларында бирканы малның бер генә колагына тагалар. Без тамгаларны терлекнең ике колагына да тагарга булдык. Берсе югалса, икенчесе кала. Яңа система бик җайлы. Ул ветеринария белгечләренә дә, сөтчелек комплексына да кирәкле мәгълүматны бирә ала. Чипларның һәрберсе уникаль санга ия. Ул саннар бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән. Чиптагы мәгълүмат белән интернет челтәре аша һәркем таныша ала, дип уйлыйм. Хәзер кәрәзле телефоны булмаган кеше сирәк, димәк, мәгълүмат һәркемгә ачык булачак , – ди “Туган як” агрофирмасы җитәкчесе Рәдиф Габидинов.
Бүгенге көндә агрофирманың Югары Табын авылындагы сөтчелек комплексында савым сыерларыннан көнгә 6150 литр сөт савып алына. Бу – һәр сыердан көнгә уртача 16,5 литр сөт савыла, дигән сүз. Малларга азык рацион буенча баланслап ашатыла. 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев