Мөслим-информ

Мал табибы Асия Ганиева

Мал табибын баһадир гәүдәле һәм ирләрчә характерлы дип күз алдыма китергән идем.Каршыма кечкенә буйлы, бөтерчек кебек апа килеп чыккач, бер мәл аптырап калдым. Ә аның белән сөйләшү-аралашу күңелдә рәхәтлек тудырды.

Мал табибы булыгыз...

Асия Ганиева – Торыш авылы кызы. Авылдабашлангычбелем ала, Симәктә җиденче классны тәмамлый. Ә урта белемне Мөслим урта мәктәбендә ала. Аттестатында нибары ике “дүртле”се була. Иптәш кызы Рәшидәнең җиңгәсе аларга бик еш кына:“Мал табибына укыгыз”, – ди торган була. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач Асия, ике дә уйламыйча, Уфагаюл тота.

– Ул чорда Казанга барулары бик җайсыз, машиналар да юк. Ә Ютазыга бездән икмәк ташыйлар. Аннан Уфага поезд йөреп тора. 1952 елда Уфа авыл хуҗалыгы иниститутның ветеринария бүлегенә укырга кердем. Бик тырышып укыдым. Бердән, белемле буласым килде. Икенчедән, яхшы укыганнарга “повышенный” стипендия түлиләр иде. Әти-әни – гади колхозчылар, үзләре дә таякка гына эшләп йөриләр. Шуңа да стипендия алу минем өчен зур бәхет иде, – дип искә ала ул елларны Асия апа.

Институтны “с отличием” тәмамлый кыз. Аны юллама буенча Удмуртиягә җибәрәләр. Ике елдан артык МТСта өлкән ветврач булыпэшли ул. Сайлаган һөнәренең нечкәлекләренә дә, катлаулы хәлләрдә югалып калмаска да шунда өйрәнә ул.

Мөслимгә кайту...

Октябрь аенда туган ягына ялга кайта Асия. Шул вакытта мәктәптән үк таныш егете Хатыйп белән очрашалар. Язмыш диген – ялга гына кайткан Асия, 1959 елда Хатыйп белән гаилә корып, Мөслимдә төпләнеп кала. Район ветлечебницасына ветеринария табибы-терапевт булып урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шушы хезмәтеннән аерылмый.

Бу авыр һөнәрне сайлавыгызга үкенгәнегез булмадымы? – дип сорыйм Асия ападан.

– Юк, чөнки эшемне белеп һәм яратып башкардым. Ул чорларда колхозларга ат белән йөрдек. Колхоздан үзләре дә ат белән килеп алалар, ат белән кайтарып куялар. Ул вакытта район буенча 30 меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә иде. Өстәвенә күпме сарык, дуңгыз, кош-корт асрады колхозлар. Көчле авырулар вакытында атналар буена өйгә кайтып кермәгән вакытлар да булды.Котыру, Себер язвасы (түләмә), бруцеллез авырулары вакытында малларны гына түгел, кешеләрне дә сакларга кирәк иде,– ди Асия апа.

Бервакыт Тойгелде, Игенче авылларында – котыру авыруы, ә “Урожай” колхозында һәм “Михайловка” совхозының Элемтә бүлегендәСебер язвасы кискенләшә. Ветеринария белгечләренең вакытында һәм дөрес диагноз куюлары гына бу авыруларның таралуына юл куймый кала. 1962 елда исә районда тилчә(ящур) авыруы тарала.

– Район ветеринария берләшмәсеннән Калинин исемендәге колхозга беркетелгән идем. Бер атна өйгә кайтмыйча, шунда кунып яттым. Метрәй халкы мине жәлләп ашарга китерә иде. Карантин вакытында куелган таләпләрне катгый үтәдек. Нәтиҗәдә әлеге куркыныч чир дуңгызлар торагы белән рәттән генә булганбашка биналарга күчмәде. Республикадан килгән җитәкчелек безгә бу эшебез өчен рәхмәтен дә җиткерде, – ди Асия апа.

Балалар Хатыйп белән үсте...

Әйе, нәкъ шулай. Чөнки Асия апа көннәр, атналар буе  хуҗалыклардан кайтмаган вакытларда балаларны һәрвакыт Хатыйп абый караган.

– Өйләнергә тәкъдим ясаганда ук Асиянең кайда эшләгәнен белә идем бит. Шуңа күрә аңа беркайчан да каршы килмәдем. Иртәнге өчтә-дүрттә чыгып китә иде. Балаларны уятып, бакчага, мәктәпкә озату минем өстә булды. Үзе бик җаваплы эштә булса да, ул һәрвакыт минем белән киңәште, гаилә башлыгы буларак мине хөрмәт итеп яшәде. Мин аңа бик рәхмәтле, – ди Хатыйп ага.

Асия һәм Хатыйп Ганиевлар бәхетле һәм матур гомерюлы үткәннәр. Бергә гомер итүләренә октябрь аенда 60 ел тула икән. Бүген инде балалары, оныклары – төп йортта көтеп алынган кунаклар. Килене Фәридә белән әни белән кыз кебек яшиләр. Фәридә ханым каенанасы турында бик матур сүзләр әйтте:

– Кыз бала үз әти-әнисе янында бик аз гына тора. Ул күпчелек ире янында, төп йортта яшәсәләр аның әти-әнисе янында бар гомерен үткәрә. Шуңа күрә дә каенана белән каената бигрәк тә якын, кадерле кешеләргә әйләнә торгандыр. Без әти-әниебез белән 14 ел бергә яшәдек. Һәм бу гаиләгә килен булып төшүем белән үземне бик бәхетле саныйм. Әниембез – безнең ышанычыбыз, терәгебез, сердәшчебез һәм киңәшчебез. Шул ук вакытта бик тыйнак һәм сабыр да ул. Бүген дә бар яңалыклар белән танышып бара, күпләп газета-журналлар укый.Әниебез белән чиксез горурланам. Районда аны беләләр,хөрмәт белән искә алалар. Безнең аның белән беркайчан да сүзгә килгәнебез юк, ул һәрвакыт мине олылап, ихтирам итеп яши. Рәхмәт әниебезгә.

Асия апа белән сөйләшеп, аралашып утыру – үзе бер гомер. Сайлаган һөнәрен яратканы аның һәр сүзеннән күренеп тора. Әле бүген дә ул терлекләрдә күзәтелүче авырулар, аларны ничек дәвалау хакында сәгатьләр буе сөйли, тулы бер дәрес бирә ала.

– Узган гомеремә әз генә дә үкенмим. Бүгенге тормышымнан бик канәгать. Тамагыбыз тук, пенсияне биреп торалар. Илләребез тыныч. Яшьләргә шуны әйтәсе килә: исерек һәм ялкау булмасаң, бу тормышта эш табып була. Ялкау булмаска кирәк, – ди Асия Ганиева.

Үзенең тырыш һәм тынгысыз хезмәте, гадилеге, ярдәмчеллеге белән райондашларыбыз күңеленә кереп калган Асия апа Ганиева 85 яшьлек юбилеен каршы ала. Әле алга таба да шушы хөрмәтләрне күреп яшәргә насыйп булсын аңа!

Фәридә Гайнетдинова. 

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: