Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Макулатура тапшыр – агачны коткар!

Акция алдыннан сыйныф җитәкчеләре сыйныф сәгатьләре үткәрәләр, анда һәр кешенең урманнарны, экология һәм планетабызның табигый матурлыгын саклау буенча уртак эшкә өлеш кертә алуы турында сөйлиләр.

 

 

        Безнең Мөслим гимназиясендә, директорыбыз Мирзаянов А.Ф. инициативасы  буенча, макулатура җыю буенча "Макулатура тапшыр – агачны коткар!" акциясе һәр уку елында ике тапкыр үткәрелеп килә.  Акция алдыннан сыйныф җитәкчеләре сыйныф сәгатьләре үткәрәләр, анда һәр кешенең урманнарны, экология һәм планетабызның табигый матурлыгын саклау буенча уртак эшкә өлеш кертә алуы турында сөйлиләр. Мәсәлән, макулатураны һәркем тапшыра ала - бу кечкенә булса да, тере табигатьне саклауда мөһим өлеш. Акциянең төп максаты - әйләнә-тирәлекне һәм ресурсларны саклауга омтылыш, табигатькә сак караш.

        2021-2022 уку елы башында да акция үткәрелде. Акциядә барлык укучылар да актив  катнашты. Ай дәвамында 1-11 сыйныф уҡучылары һәм аларның әти-әниләре  энтузиазм һәм көндәшлек белән гимназиягә бик күп иске газета һәм журналлар алып килделәр. Барлыгы 4951 килограмм макулатура җыелды. Бу кадәр макулатура җыеп, без 45 - 46 зур агачны саклап калу өчен үз өлешебезне керттек. Ә бит аларны үстерү өчен генә 50 еллап вакыт кирәк.

       Акция йомгаклары буенча 6 “а” сыйныфы укучылары 591 кг макулатура тапшырып, зур аерма белән беренче урынны алды. 529 кг җыйган 5 “а” сыйныфы икенче, 482 кг җыеп 2”б” һәм 453 тапшырган 5 “б” сыйныфлары 3 нче урынны бүлештеләр.

       Акциядә катнашкан, күпләп макулатура тапшырган сыйныфлар һәм аерым укучылар төрле сертификатлар белән бүләкләнделәр. Ике, өч  тапкыр гаилә белән бушка бассейн керү һ.б.

       Көнкүрештә һәм производствода җыелган калдыкларны кабат эшкәртүгә тапшыру һәркемнең экологик мәдәниятенә әйләнсен иде.

Гөлшат Солтанова,

Мөслим районы

Мөслим гимназиясенең

 педагог-китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев