Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мактанчык Әтәч» спектакле тәкъдим ителде

Әкият-пьеса нәни тамашачыларга күңеленә бик хуш килде.

Район мәдәният йортының балалар театр коллективы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр игътибарына Аманулла пьесасы буенча куелган «Мактанчык Әтәч» спектаклен тәкъдим итте. Бу мавыктыргыч музыкаль әкиятнең геройлары - Әтәч, Үрдәк, Күркә, Каз һәм тавык чебиләре. Җәйге кояш һәм салкынча су белән рәхәтләнеп ял итәргә ярый, ә менә кечкенә үпкәләре һәм ахмаклык кына әтәчнең мактануы кошларны тәмам аптырашта калдыра. Һәр әкияттә дә була торган явыз герой кебек монда да явыз Тилгән ял итү йортында яшәүчеләрне куркыта. Ул үзенең оясына кечкенә кошчыкларны алып китә. Барлык әкиятләрдәге кебек үк, тормыш мәшәкатьләренә карамастан бу әкиятнең дә ахыры бик яхшы тәмамлана. Әкият-пьеса нәни тамашачыларга күңеленә бик хуш килде.

Фото- 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев