Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Максатчанлык җиңүгә илтә

Кечкенәдән үз алдына зур максатлар куйган егет бүген ирешкән уңышлары белән горурлана ала.

Шамил Исламов – Иске Кара­малы егете. Якташыбыз Санкт- Петербургтагы дәүләт тау универ­ситетында аспирантура тәмамлап, кандидатлык диссертациясен яклады һәм техник фәннәр канди­даты дигән гыйльми дәрәҗә алды. Ул бүгенге көндә вакытлыча үзе бе­лем алган университетта укыта.

– Мин эшне бик тиз эшләргә, башлаганны кыска срокларда төгәлләргә яратам. Диссертациямне дә билгеләнгән вакыттан ярты елга иртәрәк якладым. Минем проект- тәкъдимнәрне Оренбург шәһәренең әйдәп баручы “Газпромнефть-Орен­бург” ягулык-энергетика комплексын­да, “Роснефть-Уватнефтегаз” нефть компаниясендә бик теләп куллана­лар, – ди Шамил.

Егет кечкенәдән үз алдына зур максатлар куеп үсә. Авыл мәктәбендә үзләштергән белем һәм аның сыйфаты белән канәгать булмыйча, 7 класстан укуын Әлмәт шәһәренең 1нче санлы лицеенда (элеккеге татар-төрек ли­цее) дәвам итә. Яхшы укуы өстенә ма­тур җырлавы белән дә таң калдыра ул. Республикада узган төрек җырлары конкурсында җиңүе, спорт ярышла­рында да беренче урыннарны яула­вы Шамилнең тырышлыгы турында сөйли.

Укытучылары аңа зур өметләр ба­глый. Шамил турында “лицейның ал­тын запасы” диләр һәм ялгышмый­лар. Санкт-Петербург тау универси­тетына бик җиңел генә укырга керә Шамил. Уку йортының разработка фа­культетын тәмамлап, ике ел магистра­турада, аннан тагын дүрт ел аспиран­турада белем ала. Инженер-нефтьче һөнәре алган Шамил Исламов белән әти-әнисе лаеклы горурлана бүген.

– Шамил университетта укыганда төрле бәйге-конкурсларда катнаш­ты. “Ел студенты-2017” җиңүчесе дә булды. Великобритания, Норве­гия, Германия, Польша, Финляндия, Азәрбәйҗан, Казахстан һәм Белорус­сия илләрендә үз профиле буенча әйдәп баручы университетларда һәм нефтегаз компанияләрендә стажиров­калар үтте. “Нефть-газ ятмалары: про­дукция эшләү, чыгару һәм әзерләү” яшьләр техник сессиясендә икенче урынны яулавы да зур сөенеч булды. Дөньяның 60 иленнән килгән конкур­сант арасында беренче өчлеккә керү – зур мәртәбә, дип уйлыйм. Узган ел улыбыз АКШның Хьюстон шәһәрендә узган XXIII Бөтендөнья нефть конгрес­сында да катнашты. 2018нче елда Лон­дон шәһәрендә үткән II Россия-Бри­тания сырьевой диалогта, “Investion Dragons” инновацияләр идеясе кон­курсында җиңү яулады. Югары ака­демик өлгереше һәм лидерлык сый­фатлары өчен дүрт мәртәбә Бритиш Петролеум, берешәр тапкыр Лукойл, РФ Президенты һәм “Золотое насле­дие Мирового нефтяного совета” сти­пендиаты булды. Шамил, авылдан ки­теп, зур шәһәрдә үз урынын тапты. Ул иркә малай булып үсмәде, кечкенәдән үз сүзен курыкмыйча әйтә иде. Шөкер, балаларыбызның өчесе дә – йөз аклы­гыбыз, – ди әтисе Расыйх абый.

Шамил, 28 яшьтә генә булуына ка­рамастан, сайлаган һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белеп, бу тармакта булган стратегик проблемаларны ур­тага салып хәл итәрлек шәхес булып җитешкән. Нефть-газ секторының дөнья лидерлары белән элемтәләрне ныгыту мөмкинлекләрен дә кулдан ычкындырмыйча, һәрвакыт эзләнүдә булырга кирәк, дигән фикердә ул.

– Әни мине принципиаль кеше, ди. Шулай булмаса, мин бүгенге уңышларга ирешә алмаган да бу­лыр идем. Арада максатчан, көчле кешеләр булса, көчле кешегә әйләнәсең. Синең кемнәр белән аралашуың күп нәрсәне хәл итә. Көчле кешеләргә, уңышка ирешкәннәргә ия­реп, син дә уңышлы кеше буласың. Иң мөһиме – теләк кенә кирәк, – ди Ша­мил Исламов.

Шамил белем алган тау универси­тетында озак еллар дәвамында чимал табу һәм эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән фәнни тикшеренүләр алып барыла. Катлаулы шартларда җир асты ремонты эшләре үткәргәндә скважиналарны вакытлы­ча куркынычсыз изоляцияләү ысу­лын нәкъ менә безнең райондашыбыз уйлап тапкан. Аның күзаллаулары, тикшеренүләре профессорларны да гаҗәпкә калдырган булган. Шулай булмыйча! Яшь кенә егетнең белеме, тәҗрибәсе дә җитәрлек шул!

Шамил бү г енг е көндә Бөекбританиянең “Бритиш Петро­леум” нефть-газ һәм нефть химиясе транснациональ монополиясе белән килешү төзи. Чит ил компаниясе белән төзелгән контракт нигезендә Шамил белеме һәм тәҗрибәсенә тая­нып эш алып барачак.

Лилия Шәймиева.

Фото – Шамил Исламовның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев