Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Максат куйсаң, уңыш көттерми

Армрестлинг буенча Россия һәм Европа беренчелегенә узган ярышларда 14-15 яшьлек үсмерләр арасында зур уңышка ирешкән Илһам Бариев, Ислам Гайнуллин һәм аларның тренеры Ларис Бариев белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

– Егетләр, иң элек сезне зур җиңүегез белән котлыйбыз. Сүзне “Ни өчен нәкъ менә шушы спорт төрен сайладыгыз?” дигән сораудан башлыйсы килә.Илһам: – Армрестлинг – көчле егетләр өчен иң демократик һәм иң гадел спорт төре.Ислам: – Миңа кул көрәшенең индивидуаль спорт төре булуы ошый.– Уңышларыгызга иң нык сөенүчеләр кемнәр булды?Илһам: – Әти белән әни, классташлар, укытучылар, дусларыбыз.– Спортчы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?Ислам: – Минемчә, иң әһәмиятлесе – физик һәм техник яктан әзерлекле булу. Сабырлык һәм ныклы ихтыяр көче дә кирәк.Илһам: – Әлбәттә, аяк-кулларның көчле булуы, реакция тизлеге, техниканың камил булуы, шул ук вакытта җиңүгә омтылыш, ныклы характер булу мөһим.– Егетләр, бу спорт төрендә иң авыры нәрсә?Ислам: – Яхшы формада булсаң, авырлык сизелми. Ялкау булмаска кирәк.Илһам: – Минемчә, иң авыры – үз-үзеңне җиңү.– Белгәнебезчә, сез укуда да сынатмыйсыз, спортта да югары нәтиҗәләргә ирешәсез. Икесен дә тигез алып барырга нәрсә ярдәм итә?Ислам: – Вакытны дөрес бүлсәң, барысына да җитешергә мөмкин.Илһам: – Спортчыга начар уку килешми. Үз алдыңа максат куярга кирәк. Максат булса, уңыш озак көттерми.– Егетләр, спорт сезне үзгәрттеме? Элек сез нинди идегез, бүген нинди?Ислам: – Бүген миндә спортчы характеры, ныклы рухи көч, уңышка ышаныч хисе көчле. Мин элек йомшаграк идем кебек.Илһам: – Минем тормышта максатым – буш вакытны файдалы үткәрү. Элегрәк миндә даимилек юк кебек иде. Хоккей белән дә, бию белән шөгыльләндем. Хәзер инде мин үзем өчен кирәкле спорт төрен таптым, дип уйлыйм. Бер үк вакытта шахмат белән дә шөгыльләнәм.– Ислам, синең тренерың нинди?Ислам: – Ларис Хәмбәлович– бик таләпчән тренер. Ул кул көрәшенең барлык алымнарына, ярышларда үзеңне ничек тотарга кирәклегенә өйрәтә. Психологик тәрбия дә бирә. Ул – һәрьяклап үрнәк кеше. Бик тә кешелекле, безне гел кайгыртып тора.– Ларис Хәмбәлович, егетләрнең уңышка ирешүенең сере нәрсәдә?– Армспорт реакция тизлеген сорый. Әзерлекле көндәшең секундның бер кечкенә генә мизгеленә синнән өлгеррәк булса, аның җиңүгә шансы күбрәк, дигән сүз. Барлык мускулларны үстерү өчен нагрузканы дөрес бирергә, нәтиҗәгә әкренләп, этаплап барырга кирәк. Егетләргә карасаң, аларны бит баһадир гәүдәле дип тә булмый. Ләкин аларның мускуллары таш кебек каты да, бик хәрәкәтчән дә. Моңа, әлбәттә, эзлекле күнегүләр бәрабәренә ирешелә. Спортчылар атнага биш көн 3-5әр сәгать спортзалда тренажерларда шөгыльләнәләр, кул һәм аяк мускулларын ныгыту буенча күнегүләр эшлиләр. Хәтта җәйге каникулларда да тренировкаларны өзмибез. Шулай да егетләр июль аенда ял итте, ләкин үзлектән шөгыльләнүләрен туктатмадылар. Спортчыларга бер җиңү дә җиңел бирелми. – Армспорт мөслимлеләрне ни дәрәҗәдә кызыксындыра?– Кул көрәше төркеменә егермеләп бала йөри. Күбесе актив шөгыльләнә, авырлыклардан курыкмый. Алар арасында өметле спортчылар шактый. Гимназиядән Ранис Сөләйманов, Алмаз Ситдыйков, лицейдан Рәфгать Әхмәдиев, Илназ Нуруллин, Мөслим урта мәктәбеннән Илнур Кәримов Татарстанда узган ярышларда үзләрен танытып өлгерделәр, Россия беренчелегендә дә уңышлы чыгыш ясадылар. Хәтта кызлар арасында да яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләр бар. Лицейдан Алия Минкина яшьтәшләре арасында Татарстан һәм Россия беренчелегендә өченче урынны яулады. – Ларис Хәмбәлович, сезгә улыгыз Илһам белән эшләү җиңелрәкме, әллә чит балалар беләнме?– Үз балам дип, Илһамга аерым җиңеллек биргәнем юк. Шунысы уңайлы: улым белән без өйдә дә өстәмә шөгыльләнәбез. Ихатада турникта да күтәреләбез, герләр белән дә эшлибез. Башка шәкертләрем дә миңа үз балаларым кебек якын. Безне спортка мәхәббәт якынайтты. Ислам да, башка егетләр дә минем таләпләрне теләп үтиләр. Башкача була да алмый. Спортта иң мөһиме – дисциплина.– Ларис Хәмбәлович, армрестлинг спорты имгәнү ягыннан ни дәрәҗәдә куркыныч санала?– Әлбәттә, һәр спорт төрендә дә имгәнү куркынычы бар. Гадәттә, ярышка кергәндә балаларның махсус күнегүләр эшләп, бераз мускулларны “җылытып” алуы кирәк. Безнең спорт төрендә тамыр тартылу, сеңер өзелү, бәрелү (ушиб), кул буыннан чыгу, сыну куркынычы бар. Күзәтүләрдән күренгәнчә, физик һәм техник яктан әзерлек дәрәҗәсе түбән булучылар яисә ярышка очраклы эләгүчеләр травма ала. Ә микротравмалар – гадәти күренеш. Ярыштан соң мускуллар киеренкелеге, буыннарның талчыгуы күзәтелә, организм бераздан кабат торгызыла. Чын спорт шундый инде.– Бәлки, бу сезнең беренче интервьюдыр. Киләчәктә үз уңышларыгыз турында Россия матбугат чараларына да сөйләргә язсын. Танылган спортчылар булып, Мөслимебез, республикабыз горурлыгы булсагыз иде. Уңышлар сезгә!Әңгәмәдәш – Мәрьям НАССЕР, гимназиянең укучылар үзидарәсе әгъзасы.Фотолар – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X