Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махсус режим озайтылды

ТР Министрлар кабинетында премьер-министр Алексей Песошин рәислегендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы үтте.

Планнан тыш утырыш уздыруның сәбәбе бар: күп кенә урыннарда янгын куркынычына бәйле вәзгыять катлаулы. Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча төп җаваплылык муниципаль берәмлекләр өстендә, дип белдерде. Видеоконференциядән соң утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Демидов дәвам итте:

– Мөслим җирлегендә, шөкер, зур янгыннар теркәлмәде. Татарстанда янгыннар саны кимеми, вәзгыять к иеренке. Янгыннарның күп өлеше үлән һәм чүп яндыруга туры килә. Тукай, Әлмәт, Биектау һәм Яшел Үзән районнарында янгыннар күп.

– Янгыннардан сак лану өчен авыл җирлекләрендә рейд тикшерүләре үтәчәк. Тикшерү вакытында өлкәннәргә, социаль яктан адаптацияләнмәгән кешеләргә, социа ль яктан у ңышсыз дип исәп ләнгән гаиләләргә аерым игътибар биреләчәк. Әлеге категория кешеләр яшәгән йортларда янгын турында хәбәр бирүче җайланмалар куела, алар төзек булырга тиеш. Төтен юлларының, мичләрнең чисталыгын да караячакбыз. Җирлек башлыклары үз территорияләрендә чүпнең җыештырылуын тәэмин итәргә бурычлы. Хокук бозулар булганда а ларны төзәт ү өчен ике ай вакыт бирелә. Хаталар төзәтелмәгән очракта РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.4 маддәсе 1 бүлеге буенча гаепле затлар җаваплылыкка тартылачак, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Әфләтүнов. Узган ел бу өлкәдә 9 хокук бозу теркәлгән. Коры үлән, камыл һәм чүп яндырган, шулай ук территорияләрне коры үләннән һәм чүп-чардан вакытында чистартмаган өчен республикада бүген 451 административ эш кузгатылган.

Безнең районда – 8 эш. Республикада янгынга каршы махсус режим 26 майга кадәр озайтылды. Бу чорда табигать кочагында учак ягу түгел, урманнарга керү дә тыела! Комиссия утырышында елгакүлләрдә кеше гомерләре өзелүе турында да сүз булды. Ел башыннан республика сулыкларында батып үлүчеләр дә бар. 16 май көнне Үрәзмәт авылы буасында коткаручылар 1967 елгы ир-атның үле гәүдәсен табып алды. Фаразлар буенча, әлеге ир-ат 15 май кичендә су коенганда батып үлгән. Авыл халкы яр буеннан ир-атның киемнәрен табып алып, бу хакта ашыгыч хезмәтләргә хәбәр биргән. Тикшерүчеләр райондашыбызны көзән җыерган булырга тиеш дип фаразлый.

Фаҗиганең сәбәбе ачыклана. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә – Татарстанда су коену сезоны әлегә ачылмаган. Май башыннан Татарстанда ике кешенең батып үлүе мәгълүм, бишесен коткарып калганнар. Сулыкларда, хәтта коену өчен җиһазландырылган пляжларда да коену тыела әлегә. – Һава температурасы югары булса да, су бик салкын. Көннәр җылы дип, су керергә ашыкмагыз! – ди белгечләр

Лилия Шәймиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев