Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махсус режим кертелә

25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә.

Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча муници­паль комиссия утырышы узды. Аны район Башкар­ма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов алып бар­ды. Көн тәртибендә янгын­нарны кисәтү, иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе ка­ралды.

– Җәйге сезон башлану белән янгын чыгу куркыны­чы да арта. Янгыннарның күбәюенә күпчелек дәрәҗәдә халыкның һәм вазыйфадагы затларның янгын куркыныч­сызлыгы таләпләренә салкын каравы сәбәп булып тора. Ян­гынга каршы чараларның ва­кытында үтәлмәве дә имин­лек мәсьәләсен какшата, – диде үз чыгышында Ирек Салихҗанов.

Быел Мөслим муници­паль районында биш янгын теркәлгән. 2021 елның шушы чорында тугыз янгын булган. Узган ел янгыннарда бер кеше тән җәрәхәтләре алган.

Утырышта янгыннан са­клану өчен территорияләрне коры үләннән һәм чүп-чардан чистарту кирәклеге әйтелде. Җаваплы хезмәткәрләргә смартфоннарында “тер­мик нокталар” кушымта­сын урнаштыру кирәклеге дә җиткерелде. Бу кушым­та янгын куркынычы булган яки учак янган урыннарны сигнал ярдәмендә ачыклау мөмкинлеген бирә.

– Торак пунктлар­ны, урманнарны ян­гыннардан саклау өчен минеральләштерелгән поло­салар булдыру зарур. Аның киңлеге 0,5 метрдан ким бул­маска тиеш. Хуҗасыз йорт­ларга һәм озак вакыт фай­даланылмый торган җир кишәрлекләренә дә игътибар­лы булыгыз, – диде Мөслим һәм Сарман районнары буен­ча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.

Янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ришат Мамышев авыллардагы янгын сүндерү машиналарының торышы ту­рында да фикерен җиткерде. Янгын машиналарына су алу өчен табигый һәм ясалма су­лыкларга керү юлларының төзек хәлдә булырга тиешле­ге дә билгеләп үтелде.

– Су белән тәэмин ителмәгән торак пунктлар­да, сусыз участокларда бе­ренчел янгын сүндерү ча­ралары запасы булырга, һәр шәхси хуҗалыкта су са­лынган савытлар торыр­га тиеш. Янгын сүндерү машиналарының әзерлеген һәм төзеклеген тәэмин итүгә авыл җирлекләре башлыкла­ры да җаваплы карасын иде, – диде Ришат Мамышев.

25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чар яндыру, ри­зык әзерләү өчен учак ягу ты­ела.

– Махсус режим вакытын­да урманнар һәм табигый ян­гыннар куркынычы янаган то­рак пунктлар, сәламәтләндерү оешмалары территориясендә, шулай ук икътисад объект­ларында, урман-парк зона­ларында, торфлы участо­кларда һәм урман массив­лары белән чиктәш ачык территорияләрдә учак ягу һәм 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрне куллану да кат­гый тыела,– диде Илнар Иди­ятов.

Янгынга каршы махсус ре­жим гамәлдә булган вакыт­та янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммасы да саллы. Гражданнарга ул – 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфа­дагы затларга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең-400 мең сум тәшкил итәчәк.

Лилия Шәймиева.

Фото – Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев