Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махсус декларация турында

“Физик затлар тарафыннан банклардагы активларны һәм счетларны (кертемнәрне) ирекле декларацияләү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 140-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә ирекле декларацияләү кысаларында 2019нчы елның 3 июненнән 2020нче елның 29 февраленә кадәр Федераль салым хезмәте махсус декларацияләр кабул итә.

Декларация бирүче махсус декларацияне шәхсән үзе яисә вәкаләтле вәкил аша теләсә кайсы салым органында яисә Россия Федераль салым хезмәтенең үзәк аппаратында тапшырырга хокуклы. Декларация ике данәдә тапшырыла. 
Махсус декларациянең формасы, аны тутыру һәм тапшыру тәртибе Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтына урнаштырылган. Почта аша җибәрелгән махсус декларацияләр тапшырылмаган дип исәпләнә. 
Ирекле декларацияләүнең өченче этабы кысаларында декларация тапшыручыны һәм (яисә) махсус декларациядә аның турында мәгълүмат булган затны, әлеге затлар тарафыннан акча средстволарын репатриацияләү һәм аларның контролендә булган чит ил компанияләрен редомициляцияләү тәртибендә дәүләт теркәвен башкарганда, җинаять, административ һәм салым җаваплылыгыннан азат итү гарантияләре саклана. 
Россия Федераль салым хезмәте махсус декларациядәге мәгълүматларның конфиденциальлек режимын тәэмин итә, аларны өченче затларга һәм дәүләт органнарына тапшырырга һәм салым контроле чараларын башкару максатлары өчен файдаланырга хокуклы түгел. 
ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара 
салым инспекциясе.    

Фото- Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X