Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махсус декларация тапшыручыларга

2019 нчы елның 28 февраленә чаклы ирекле декларация ясау – капитал амнистиясенең икенче этабы – программасы гамәлдә. Әлеге программа физик затлар тарафыннан чит илдәге күчемсез милекләрен, кыйммәтле кәгазьләрен, банк счетларын, чит ил компанияләрен, шул исәптән номиналь хуҗалар тарафыннан күзәтеп торылучы, ирекле рәвештә декларацияләүгә юнәлтелгән.

Салым декларациясе тапшыручылар бу программа кысаларында түбәндәге өстенлекләргә ия: физик затларның капиталы һәм милке сакланышының хокукый гарантияләре тәэмин ителә, аларның милек ихтыяҗлары (шул исәптән Россия Федерациясе чикләреннән тыш) саклана, салым һәм җыемнар турындагы законнарда каралган бурычларны намус белән башкару өчен стимул булдырыла.
Моннан тыш капитал амнистиясенең икенче этабы барышында чит ил банкларында 2018 нче елның 1 гыйнварына ачылып, махсус декларация тапшыру датасына ябылган счетларны (кертемнәрне) дә декларацияләргә мөмкин. Бердәнбер таләп – мондый ябылган счетларның 2018 нче елның 1 гыйнварына чаклы ачылган булуы. 
140-ФЗ санлы Федераль законның 4 маддә 13 пункты нигезендә салым түләүче тарафыннан декларация тапшырылган очракта 2018 нче елның 1 гыйнварына чаклы аның тарафыннан кылынган гамәлләргә гарантияләр (җинаять, административ, салым җаваплылыгыннан азат итү) бирелә. 
Махсус декларацияне теләсә кайсы салым органына бары тик кәгазьдә яисә нотариуста расланган ышаныч буенча эшләүче вәкил аша тапшырырга була. Махсус декларацияне почта аша, электрон формада, кабаттан яисә аныклап җибәрергә ярамый. 
Махсус декларация бер тапкыр гына тапшырыла. Тапшырылган декларацияне кабул итмәү турында язмача баш тарту булса, кабаттан тапшыру билгеләнгән вакытларда рөхсәт ителә. Тулырак мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтының “Специальная декларация” бүлегендә урнаштырылган.   
Ленар Фәссахетдинов,ТР буенча 11 санлы районара инспекциясенең РФ дәүләт гражданлык хезмәтенең 2 класслы советнигы.
Фото – Pixabay.com.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев