Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

М7 “Волга” юлының ике яңартылган мәйданы ачылды

30 чакрымлы федераль автомагистральне файдалануга тапшыру тантанасы Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Левитин катнашында узды.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе урынбасары Андрей Костюк һәм Татарстан транспорт һәм юл төзелеше министры Ленар Сафин бүген тантаналы төстә М7 "Волга" федераль юлының ике яңартылган кишәрлегендә рәсми рәвештә хәрәкәткә старт бирде.

Икедән дүрт полосалыга әйләнгән яңартылган юлның озынлыгы 30 чакрым.

"Бу юлны элек "тормыш юлы" дип атыйлар иде. Киләсе елга без калган өч кишәрлекне тапшырачакбыз һәм М7 машина йөртүчеләр өчен "бәхет юлы"на әйләнәчәк", - дип билгеләп үтте үз чыгышында Игорь Левитин.

Ул автомобиль йөртүчеләрнең ике көннән һөнәри бәйрәмнәре булачагын һәм бүген үк бергәләп аларны алкышлап котларга чакырды. Россия Президенты ярдәмчесе ике объектны уңышлы тапшырулары белән котлады.

"Татарстан Конституциясе көнендә безнең өчен язмыш юлы булган М7дә ике мәйданны ача алу безнең өчен бик мөһим. Киләсе елга реконструкцияне төгәлләячәкбез", - дип җиткерде үз чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул шушы ике кишәрлеккә 10 млрд инвестиця керүен, салынган һәр сумның юлның сыйфатын шактый арттыруга ярдәм итүен билгеләп үтте.

"Бу юллар республика, ил икътисадын үстерүгә ярдәм итә", - дип җиткерде Татарстан Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев