Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

М12 Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомагистрален төзү проекты буенча фикер алышулар башланды.

Бүген хакимият вәкилләре Каип һәм Рус Никольское авыллары халкы белән очрашты.

Очрашуда җирле халык катнашында эшче төркем оештыру турында Карар кабул ителде.
Хакимият вәкилләре белән очрашуда Лаеш районында яшәүчеләр экологияне саклауга, куркынычсызлыкка, якын-тирә территорияләрне үстерүгә кагылышлы сораулар бирделәр. Барлык тәкъдимнәр һәм үтенечләр карау өчен беркетмәгә кертелде.
Архиерей күлен саклау мәсьәләсе аерым торды. Мәсьәлә М12 автоюлын төзү белән турыдан-туры бәйле түгел иде, шуңа да карамастан, аны, республика Хөкүмәте дәрәҗәсендә җирле халык проблемаларын хәл итү өчен, эшкә керттеләр.
Очрашуны тәмамлап, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы республика җитәкчелегенең бурычы-М12 трассасын төзүдә халыкның уңайлыгы зыян күрмәү, дип ассызыклады.
Лаеш районында яшәүче Александр Блохин хәбәрче белән әңгәмә вакытында авыл халкын М12 автоюлын төзү буенча эшче төркем составына кертү хакимият һәм җирле халык арасында диалог төзергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте.  
"Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры бүген юлның ким дигәндә 100 елга төзелүен, кешеләр өчен уңайлы, Экология һәм хайваннар дөньясы өчен куркынычсыз булырга тиешлеген дөрес әйтте", — дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев