Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тунец салаты

Мөслим кызы Ләйсән Сабирова әлеге салат ре­цептын тәкъдим итә. Са­лат – урта диңгез кухня­сыннан.

Хәзер күпләр сәламәт туклану принциплары­на таяна. Йомырка һәм тунец белән әзерләнгән салат җиңел, тәмле, файдалы һәм тиз әзерләнүе белән аеры­лып тора.

Кирәкле ингредиент­лар: 185 грамм консерв­ланган тунец, алты чер­ри помидоры, ике йомыр­ка, уртача зурлыктагы бер баш суган һәм кыяр, ике аш калагы зәйтүн мае, 60 грамм яшел салат яфра­гы, 10 данә кара зәйтүн җимешләре, тәм буенча тоз һәм төелгән кара бо­рыч.

Әзерләү тәртибе. Яшелчәләрне юып, киптерәбез, тунецның суын түгәбез. Йомыр­каны пешереп суыта­быз. Кыяр һәм суганны ярымбоҗралап турый­быз, ә помидорларны ур­талай кисәбез. Йомырка­ларны әрчеп, дүрт өлешкә бүләбез.

Яссы тәлинкәгә са­лат яфракларын салабыз, өстенә консервланган ту­нец, аның өстенә кыяр һәм суган кисәкләрен, ур­талай киселгән помидор­ны, йомырка чирекләрен салабыз да, өстен зәйтүн җимешләре белән бизи­без. Кирәгенчә тоз һәм борыч салып, зәйтүн мае белән салатны тукланды­расы гына калды.

Тәмле булсын!

Фото – Л. Сабированың шәхси архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев