Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ләйсәннән – пицца

Тәмле пиццаны өй шартла­рында да бик тиз һәм җиңел генә әзерләргә була.

Элек “пицца” дигән ризык барлыгын чит ил сериалларыннан күреп кенә белә идек. Пицца­ны заказ буенча өйгә дә китертеп була икән дип гаҗәпләнгән истә. Хәзер “доставка” си­стемасы Мөслимдә дә барлыкка килде. Тәмле пиццаны өй шартла­рында да бик тиз һәм җиңел генә әзерләргә була. Духовкада гына түгел, хәтта газ өстендә дә! Коллегабыз Ләйсән Әхмәтовадан ун ми­нутта әзер булучы өй пиццасы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиент­лар: камыр өчен өч йо­мырка, биш аш калагы майонез, биш аш калагы он, тәменчә тоз.

Эчлек өчен казылык, помидор, тозлы кыяр, су­ган, сарымсак, кетчуп кирәк булачак.

Әзерләү тәртибе сыек камыр әзерләү өчен йо­мырка, майонез, он һәм тозны яхшылап болгаты­гыз. Антипригар өслекле табага камырны агызы­гыз. Өстенә җайлап кына кетчуп агызып сөртегез. Яшелчә һәм казылыкны турагыз да үзегез теләгән тәртиптә камыр өстенә салыгыз. Иң өскә сыр­ны угычтан кырып сала­сы. “Ялкау” пицца табада якынча ун минутта әзер булачак.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев