Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ләйсән" балалар бакчасы ремонттан соң нәниләрен каршы алды (ФОТОЛАР)

Мөслим авылы "Ләйсән" гомуми үстерелешле балалар бакчасының бинасында төзекләндерү һәм ямьләндерү эшләре бетте. Балалар бакчасы капиталь ремонт программасына кертелеп, декабрь аенда ябылган иде.

Яктырту һәм җылыту торбалары, электр чыбыклары алыштырылды, җылы идәннәр җәелде, стена-түшәмнәр, фасад яңартылды, пластик тәрәзәләр куелды. Бүлмәләр өлешчә яңа мебельләр белән тулыландырылды.Май аенда бакчабыз яңартылып,ачык төсләргә баеп,"матур күлмәк" киеп, үзенең сабыйларын каршы алды. "Бакчабызны ремонтлауда зур көч керткән район башлыгы Рамил Муллинга, аның кул астында эшләүче командага, район мәгариф бүлегенә, Мөслим төзекләндерү оешмасы җитәкчесе Илдар Авзаловка ,аның тырыш коллектив эшчеләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез".ю - дип хәбәр итәләр "Ләйсән" балалар бакччасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев