Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ләйсән" бакчасына йөрүчеләр "Агромастер"да эшләргә хыяллана

Мөслимдәге "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе: Силүзә Фәхразыева безгә болай дип яза:

- Күптән түгел генә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме белән "Агромастер" җитештерү компаниясенә экскурсиягә бардык. Компания җитәкчесе Илгиз Исламов һәм Кадрия Ягъфәровна безне ачык йөз белән каршы алды. Фәрхәт Шәмсиев исә авыл хуҗалыгы машиналары, светодиотлы лампалар, кояш электр станцияләре җитештерү участоклары, анда эшләүче абыйлар белән таныштырды. Балалар лазер җайланмаларын, запас частьләр ясау станокларын, әзер агрегатларны кызыксынып карады.

Экскурсия ахырында һәр балага күчтәнәчләр салынган пакетлар тараттылар. Файдалы экскурсия оештырып, балаларыбызны сөендергәннәре өчен Илгиз Зәкиевичка, Кадрия Ягъфәровнага зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Балаларыбыз экскурсиядә күргәннәрен әти-әниләренә дә сөйләгәннәр һәм күбесе "Үскәч "Агромастер" да эшләячәкмен", дигән. Димәк, безнең экскурсия файдага булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X